Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт яшьләре милләт сагында


Бөтендөнья Башкорт корылтае Башкарма комитетының Яшьләр шурасы Русиянең иң зур шәһәрләрендә үзенең бүлекләрен булдырачак. Иң тәүдә алар Мәскәү белән Санкт-Петербургта ачыла.

Бу хакта Бөтендөнья Башкорт корылтае Башкарма комитетының Яшьләр шурасы үзенең чираттагы утырышында карар итте. Башкорт яшьләре эшне озакка сузмаска булды. Мәскәү белән Питердагы бүлекләрне төзү җыелышлары киләсе атнада ук үтәчәк.

Башкорт яшьләре илнең ике зур башкаласында үзләренең бүлекләрен төзүдә нинди максатлар куя? Бу бүлекләргә матди ярдәм күрсәтеләчәкме? Шушы сораулар белән “Азатлык” хәбәрчесе Бөтендөнья Башкорт корылтае Башкарма комитетының Яшьләр шурасы рәисе Тимур Локмановка мөрәҗәгать итте.

“Соңгы елларда Мәскәүдә дә, Питерда да башкорт яшьләре сизелерлек арта башлады. Быел гына да максатлы программа белән Башкортстаннан 130-140 яшь кеше Мәскәү һәм Питер югары уку йортларына укырга керде. Шуңа күрә дә аларны милли хәрәкәткә, мәдәни чараларга җәлеп итү кирәк”, - ди Тимур Локманов.

Башкорт яшьләре шурасы тагын да бер яңа проектын ашырачак икән. Тимур Локманов сүзләренчә, хәзер милләт яшьләрен сәясәткә җәлеп итү бурычлары да куела. Бу эшне җанландыру максатында, “Иҗтимагый сәясәт мәктәбе” дигән яңа гыйлем эстәү үзәкләре эшли башлый. “Аларга төрле уку йортларындагы, шулай ук башкорт иҗтимагый оешмаларындагы милләт яшьләре сайлап алыначак. Лекцияләрне яшь сәясәтчеләр, галимнәр, дәүләт эшлеклеләре укыячак”, - ди Тимур Локманов.

Шулай итеп башкорт яшьләре зур шәһәрләрдә дә үз йогынты-тәэсирен көчәйтмәкче. Мәскәү белән Питер кебек эре шәһәрләрдә алар күп түгел. Ләкин башкорт яшьләре күләм белән түгел, ә сыйфат белән алдырырга исәп тота. Башкорт яшьләре оешмаларын төзү җыелышлары Мәскәүдә 12 сентябрьдә, ә Санкт-Петербургта 13ендә үтәчәк.
XS
SM
MD
LG