Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырым балаларның агулану сәбәбе кефир булган


Дҗанкой – Кырымның Дҗанкой шәһәрендә балаларның агулану сәбәбе кефир булган. Украинаның баш санитар табибы Людмила Мухарская әйтүенчә, сөт ризыгына каяндыр дизентерия эләккән.

Хакимиятләр шушы ризык җитештерелгән Херсон өлкәсендә урнашкан корылманы эшеннән туктаткан. Хәзер белгечләр кефирга дизентерия эләгү сәбәпләрен тикшерә.

Атнакич көнне Дҗанкойның сигез балалар бакчасында агуланган балалар саны 192-гә җитте. Аларың 138-е әле дә хастаханәдә кала бирә. Өчесе авыр хәлдә диелә.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG