Accessibility links

Кайнар хәбәр

Вашингтон Пхеньянның атом коралы өлкәсендә уңышына борчылу белдерә


Сеул – Кушма Штатларның Төньяк Кореядагы махсус вәкиле Стивен Босуорт Пхеньянның атом коралы өлкәсендәге эшчәнлегенә борчылу белдерде.

Якшәмбедә Сеулда чыгыш ясап, Босуорт Пхеньянның уран баету эшчәнлегенә ачыклык кертергә чакырды.

Ике көн элек Төньяк Корея рәсмиләре атом коралы ясауның икенче юлында яңа уңышлары турында хәбәр итте.

Моңа кадәр Пхеньян плутоний нигезендә ясалган коралын сынаган иде.
XS
SM
MD
LG