Accessibility links

Кайнар хәбәр

Беларус активисты кемне фаш итә – иминлек хезмәтенме, оппозициянеме?


26 яшьлек Беларус активисты Сярһей Гаурылин шәхси көндәлеген пәрәвезгә чыгарып, Беларус интернетын дер селкетте.

“Чыганак көндәлеге” дип аталган язмасында ул, берьяктан, Беларусның яманаты таралган иминлек хезмәтләрен якты утка чыгара, икенче яктан, оппозициягә дә җитди гаепләүләр ташлый.

50 битлек шул документны Сярһей Берлинга киткәч, 15 август көнне интернетка урнаштырган (рус телендә текстны бу адреста табып була: http://dnevnik-istochnika.narod2.ru/dnevnik/).

Анда ул үзенең Беларус КГБсы тарафыннан рекрут ителүе һәм дүрт ел чамасы Гомель шәһәрендә оппозициянең эшчәнлеге турында иминлек хезмәтләренә мәгълүмат тапшырып торуы турында тәфсилләп бәян итә.

Шушы кәсебен сурәтләгәндә Сярһей вакыт-вакыт үзен Джеймс Бонд итеп хис иткәнен яза. Тәүбә итәргә анны, үзе язуынча, “ялганны туктату”, “вөҗданны чистарту” теләге этәргән.

Шулай да, аңа укучының ышанычын казану җиңел булмаячак, ди белгечләр. Берәүләр аның КГБның пычрак алымнарын фаш итүен хупласа, икенчеләр бу көндәлекнең чынлыгына ышанмый, аны яшерен хезмәтләрнең Беларусның болай да таркалган оппозициясен каралау нияте дип атый.

Беларус КГБсы бу мәсьәләгә аңлатма бирүдән баш тартты. Гаурылин үзе 26 август Берлинда Deutsche Welle’га әңгәмә биргәннән соң, Беларуска кайткан һәм тынын чыгармаска тырыша.

Радиобызның беларус бүлегенә әңгәмә бирү тәкъдименнән ул баш тартты. Берлиннан язган электрон хатында “Мин бар теләгәнемне дә инде әйттем”, дигән җавап кайтарды.


"Хезмәттәшлек итүе ихтимал"

КГБның элекке хезмәткәре Валерий Костка сүзләренчә, иминлек хезмәтләре президент Лукашенкага каршы көрәшкән оппозициянең дәрәҗәсен төшерү өчен мондый алымнарны еш куллана.

“Егетнең рекрут ителгәненә 95% ышанам, - диде Костка радиобызның беларус бүлегенә. – Күрәсең, соңнан анда эчке көрәш башланган, ул чын дөресен әйтергә булган. Бу кыю адым, егет мөһим нәрсәне аңлаган – үзенең ил мәнфәгатьләренә каршы кулланылганын. Яшерен хезмәтләр беркайчан да бер якка гына – хөкүмәткә я оппозициягә хезмәт итәргә тиеш түгел. Алар арасында ачык ярыш булырга тиеш.”

Гаурылин Гомель оппозициясе турында мәгълүмат тапшырып торганы өчен аңа аена $115 түләгәннәрен әйтә.

Үзенең көндәлегендә ул оппозициянең эшчәнлеге, КГБ рәсмиләре белән очрашулары, аларның алымнары турында җентекләп язган. Рәсмиләрнең телефон номерларын, алар белән очрашу урыннарын китергән.

Андрей Цянюта
Яшьләр фронты активисты Андрей Цянюта Гаурылинның яшерен хезмәтләр белән хезмәттәшлек итүе бик тә ихтимал ди. Андрей сүзләренчә, Сярһей көндәлегендә аның белән чынлап та булган берничә вакыйга телгә алынган.

Андрей сүзләренчә, күптән түгел КГБ Яшьләр фронтының тагын бер вәкилен Дзянис Фяськовны хезмәттәшлеккә тартырга тырышкан. Дмитрий баш тарткан һәм бу хакта интернетка язып чыккан.

Гаурылин һәм Фяськов очраклары КГБны бу алымнардан ваз кичәргә этәрер, дип ышана Андрей.


"Көндәлекне КГБ язган"

Оппозициянең кайбер әгъзалары Гаурылинны гафу итәргә җыенмый.

Гомель оппозициясенең күренекле вәкиле Уладзимир Кацора Гаурылин көндәлеген КГБның оппозиция турында ялган тарату өчен оештырылган махсус гамәле дип атый.

Уладзимир Кацора
“Гаурылин үзе турында гына уйлаучы эгоист кеше, - ди Кацора. – Ул КГБга акчага эшләгән һәм оппозициядән дә акча алганын яза. Аның көндәлеген КГБ язган дип уйлыйм. Соңнан Гаурылин аны шомартып чыккан. Оппозиция хәзер ачык шартларда эшли, аның яшерер әйберсе аз.”

Гаурылин оппозиция сафларында “искиткеч кешеләр” очраттым дип язса да, Беларус оппозициясе “КГБ тарафыннан тулысынча контроль ителә” дигән нәтиҗә ясый һәм оппозиция җитәкчеләрен, шул исәптән Кацораны, чит илдән бирелгән грантларны үз кесәсенә салып баруда гаепли.

Гаурылин КГБ рәсмиенең мондый сүзләрен китерә: “Сайлауда оппозиция намзәтенең [Милинкевич] җиңүе Кацора файдасына түгел. Аңа Лукашенкага каршы көрәшкән өчен түлиләр. Режим яшәсә, Кацораның да акчасы булачак.”

Гаурылыин үзе ялган экология төркеме оештырып, Кушма Штатларның Демократия институтыннан (NDI) $7700 грант алганы турында яза.

“Искиткеч, алар шундый ахмакмы?! Алдаганнарын аңламыйлармы?” дип гаҗәпләнә ул. Һәм алга таба шул акчаны КГБ ярдәме белән ничек итеп юганын бәян итә.

NDI вәкиле мондый гаепләүләр булуын таныды, әмма радиобызга аңлатма бирүдән баш тартты.


"Бары тик актерлар”

Көндәлектә соңгы язма 26 август белән тарихлана. Гаурылин үзенә “берәр нәрсә” булудан курыкса да, кире Беларуска кайтарга карар иткәнен яза.

Әлегә аның турында бер яман хәбәр дә юк. Ул Гомельгә маҗарасыз гына кайтып җиткән. Кулга алу-фәләннәр турында хәбәр ителми.

Оппозиция өстеннән күзләп йөргәне турында ике ел иртәрәк язып чыккан (һәм Гаурылинга үрнәк булган) Улад Михайлов турында да берни ишетелми. Гәрчә КГБ рәсмие Польшадан кайткач аның “башын өзәргә” вәгъдә иткән иде.

Уладның башы да исән калган, элегрәк куылган Гомель университетына кайтып урнашырга да рөхсәт иткәннәр.

Күзәтүчеләр хәзер баш вата: Гаурылин һәм Михайлов көндәлекләре КГБның оппозицияне каралау гамәлеме. Йә исә “Европаның соңгы диктатурасы” саналган Беларусның иминлек хезмәтләре ул кадәре яман түгелме?

Ә инде Гаурылинга килгәндә, ахырсы аның чын сәләте оппозиция дә, күзләү эше дә түгел, ә үзен-үзе күрсәтү булырга мөмкин. Үзенең көндәлеген дә ул Уильям Шекспир сүзләре белән башлаган:

“Бар дөнья сәхнә,
һәм кешеләр бары тик актерлар.”

XS
SM
MD
LG