Accessibility links

Русия бәласы – тузган инфраструктура


Совет чорының горурлыгы саналган Саян-Шуш электр станциясендә узган айда зур каза булды. Көчле басымлы су бәреп кереп, турбин бүлмәләрен җимерде. 75 кеше һәлак булды, станция билгесез вакытка эштән чыкты.

Казаның сәбәпләре турында әлегә рәсми хисап бәян ителмәде. Террор гамәле һәм кеше хатасы ихтималы кире кагылды. Хәзер тикшерүчеләр бу технологик каза булган, дигән фикергә авыша.

Казадан соң бер атна үтүгә президент Дмитрий Медведев Русиянең технология ягыннан бик нык артта калганын таныды.

“Илебез технология ягыннан бик нык артта калган. – диде Медведев. – Эш бу казада гына түгел. Гомумән, без бик нык калышабыз. Тиешле чаралар күрмәсәк, һәркем телендә булган янаулар чынга ашарга мөмкин. ”

Саян-Шуш электр станциясен 10 рубль кәгазь акчасында күреп була
Коммерсант басмасы язуынча, Русиянең гадәттән-тыш хәлләр министрлыгы Саян-Шуш станциянең мөшкел хәлдә икәнен 1998 елда ук әйткән булган.

Ике ел элек Русиянең аудит пулаты станциянең 85% өлеше ашыгыч төзәтүгә мохтаҗ, дигән хисап бәян иткән. Ләкин моңа тиешле игътибар бирелмәгән.

Хәзер станциянең хуҗасы Русгидро ширкәте, зур керемнәр казануга карамастан, яңарту эшләренә җитәрлек акча бирмәгән, дигән гаепләүләр әйтелә.


Акча кирәк

Тузган инфраструктураны күрер өчен Хакасиягә барасы юк. Аны Русиянең һәр җирендә күреп була. Искергән трамвай, автобуслар, җимерек юллар. Җәй саен кайнар суларны сүндереп, су үткәргечләрен төзәтүләр.
Русия технология ягыннан бик нык артта калган. Д.Медведев

Ләкин Русия иъктисады чәчәк аткан, тотрыклылык фонды 150 миллиард доллардан арткан чакларда да, инфраструктурага зур игътибар бирмәде.

Кремльдәге икътисад белгечләре бу акчаны илнең үзендә сарыф итү инфляцияне генә арттырачак, аны тышкы бурычларны каплау өчен тотү дөресрәк булыр, дигән фикерне алга сөрде.

Хәзер, кризис сәбәпле, тотрыклык фонды шактый кимеде. Шул ук вакытта, Ренессанс-Капитал хисабына караганда, Русиягә үзенең инфраструктурасына йөзләгән миллион доллар акча салырга кирәк.

“Русиядә соңгы 20 елда инфраструктурага бик аз акча тотылды, – ди Ренессанс-Капитал белгече Роланд Наш. – Хәзер аңа зур инвестицияләр кертергә кирәк, әлегә андый нәрсә күренми. Өлешчә, кризис аркасында.”


“Үлем юлы”

Ләкин, акча булу гына җитми, ди белгечләр, аны әле дөрес итеп тота белергә дә кирәк. Кризис сәбәпле күп кенә төзелешләр тукталып калса да, кайбер купшы проектлар дәвам итә. Шуларның берсе – Мәскәү үзәген Шереметьево һава аланы белән тоташтырачак автострада.

Бу проектның максаты – шәһәрдә машина агымын киметү. Әмма Мәскәүнең архитекторлар шурасы киңәшчесе Алексей Клименко фикеренчә, ул киресенчә, тыгыннарның артуына китерәчәк.

Ул арада, Русиядә федераль юлларның яртысы федераль таләпләргә җавап бирми. Икътисади тәракъкыят министрлыгы мәгълүматына караганда, начар юллар аркасында Русия ел саен тулаем җитештерүнең 3% күләмендә зыян күрә.

Русиядә ике бәланың берсе – начар юллар дигән, әйтем бар. Әйткәндәй, шундый юлларның берсе – Мәскәү-Уфа трассасы. Аның Татарстанга туры килгән Казан-Чаллы өлешен “үлем юлы” дип йөртәләр.

Бу юл федераль трасса санала. Тәүлегенә аннан дистәләгән мең машина үтә. Шуңа да карамастан, юлның зур өлешендә хәрәкәт ике яклы. Ел саен бу юлда дистәләгән кеше һәлак була.

Узган ел хөкүмәт инфраструктурага зур ачка салырга вәгъда иткән иде. Ләкин кризис бу ниятләрнең тамырына чапты.

Шушы вазгыятьтә белгечләр һичьюгы булган акчаны дөрес итеп сарыф итәргә киңәш итә.
XS
SM
MD
LG