Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама Конгресста сәламәтлек саклау реформасын яклый


АКШ президенты Барак Обама сайлау алдыннан биргән вәгъдәсен үтәп сәламәтлек саклау реформалары планын үткәрү өчен Конгресста чыгыш ясады.

Оппозициядәге респубилканнарның бу планга каршылыгы көчәйгәндә, президентның әлеге чыгышы җәмәгатьчелектә аңа яклауны арттырыр дип көтелә.

Обама Конгрессның берләштерелгән утырышында илнең сәламәтлек саклау системын реформалау планы турында чыгыш ясады.

“Бәрелешләр вакыты бетте. Уеннар вакыты үтте. Инде эшләргә вакыт җитте. Инде 2 фирка өчен дә иң яхшы фикерләрне җиткерү вакыты. Һәм без Америка халкына монда ни өчен җибәрелгән булсак, шуны эшли алуыбызны күрсәтергә тиешбез. Хәзер сәламәтлек саклауга бәйле вәгъдәләрне үтәр чак җитте”, - диде Обама.

Рәсми саннарга караганда 47 миллионлап американның, ягъни 65 яшкәчә булган халыкның 20-ләп процентының медицина иминияте - страховкасы юк.

Обама бу хәлне төзәтүче сәламәтлек саклау кануны булдыруны илдә үзенең иң беренче максаты итеп куйды.

Былтыр сайлау алды көрәшендә барлык американнарны иминиятләштерү вәгъдәсе Обаманың төп коралларыннан берсе булды һәм бу аңа хакимияткә килергә ярдам итте.

Әмма соңгы атналарда оппозициядәге республиканнар бу тәкъдимгә каршылыкны көчәйтеп җибәрде.

Кайбер республиканнар демократларның бу тәкъдимен “социалист” дип атап кире кага, күпләре бу реформа чыгымнарның бик нык артуына китерәчәк дип кисәтә.

Бәхәс кыза бара. Фикер белешүләр американнарның бу мәсьәләдә ике якка нык бүленүен, ә Обаманың шәхси абруе төшә баруын күрсәтә.

Кортландтагы Нью-Йорк дәүләт университетында сәяси фәннәр профессоры Роберт Шпицер Обаманың Конгресстагы чыгышының төп максаты башлангычны үз кулына алу булды ди.

Роберт Шпицер
“Обама бу һөҗүмнәргә күпмедер дәрәҗәдә җавап бирсә дә, минемчә, ул үзен һәм үзенең програмын җитәрлек нык итеп якламады кебек дигән хис туды. Обама сәяси актив, халыкның күз алдында булды. Әмма, минемчә, аның тарафдарлары ул үзенә каршы башланган каты һөҗүмнәргә каршы тору өчен активрак та була алыр иде дип уйлый. Шуңа күрә ул хәзер үзенә яклау туплый һәм киләчәктә бәлки бу бәхәстә активрак булыр”, - ди Шпицер.

Обама үз чыгышында сәламәтлек саклау реформасы мәсьәләсен күтәргән беренче генә президент булмавы турында әйтте. Әмма ул “мин соңгысы булырга җыенам” диде.

Кайбер консервативларның яңа план сәламәтлек саклау мөмкинлекләрен чикләп билгеләүне күздә тота, өлкән яшьтәгеләрне дәвалауны тыючы “үлем шуралары” булдырылачак дигән сүзләрен чи ялган дип кире какты.

Бер урында республикан конгрессменнарның берсе Обаманы алдакчы дип бүлдерсә дә, соңрак гафу үтенергә мәҗбүр булды.

Обама дәүләтнең матди ярдаменә таянучы сәламәтлек иминияте мөминлеге булдырырга кирәк дип исәпли. Республиканнар исә аның планының нәкъ менә шул өлеше белән килешми.

Үз чыгышында ул моның хосусый иминият ширкәтләренә каршы баланс өчен зарур булын әйтте.

Шул ук вакытта ул демократлар төп максатка ирешергә ярдам итәчәк башка фикерләргә дә ачык булырга тиеш диде.

Президент планның күпмегә төшәчәген дә телгә алды.

“Мин тәкъдим иткән план 10 елда 900 миллард долларга төшәчәк. Бу без Гыйрак һәм Әфганстан сугышларына тоткан акчадан азрак. Һәм бу элекке хакимият чорында Конгресс карары аша иң бай азсанлы американнар азат ителгән салым акчаларыннан да азрак”, - диде Обама.

Шпицер аның ни дәрәҗәдә ышандырырлык чыгыш ясавын Америка халкының мөнәсәбәте күрсәтәчәк ди.

“Минемчә, бу чыгышның Конгресста булуы беркадәр мөһим булса да, аны караган халык өчен ул күпкә мөһимрәк. Чөнки Конгрессның ике пулаты да бу реформа планнары белән инде таныш, алар Конгресста күптәннән карала. Минемчә, Обамага үзе таяна алган басымны тагын да ныгытырга кирәк. Һәм минемчә ул “эчке уен”ны да, “тышкы уен”ны да алып барырга тырыша. “Тышкы уен” күпмедер дәрәҗәдә җәмәгатьчелек яклавына һәм уңайлы вакытка ирешү өчен барса, “эчке уен” үзенең сәламәтлек саклау планын үткәрү өчен конгресс җитәкчеләренә басым ясау өчен алып барыла”, - ди Шпицер.

Һәм бу көрәш сәламәтлек саклау планы өчен генә алып барылмый.

Обаманың бу мәсьәләдә җиңүе яки җиңелүе аның Әфганстан һәм Гыйрактагы чараларга акча бүлүне дәвам итүдән алып, финанс тармагын реформалау һәм климат үзгәрешләренә каршы канун кебек башка мөһим мәсьәләләрдә ни кадәр басым ясый алуын да хәл итәчәк.

Шпицер фикеренчә, Обаманың Конгресстагы чыгышы халыкта аның абруен күтәрергә ярдам итәр кебек. Әмма президентның рейтингы кыска вакытка гынамы, яки озаккамы күтәрелүе аның алдагы атналарда сәяси осталык күрсәтә алуына бәйле булачак.
XS
SM
MD
LG