Accessibility links

Укучыларны быел да тикшерәчәкләр


Узган ел мәктәп һәм югары уку йортларында тест уздыру нәтиҗәсендә, 416 наркотик кулланучы ачыкланган. Быел тикшерүләр дәвам итәчәк.

2009-2010 уку елының беренче өлешендә Татарстанда барлыгы 100 мең кешене наркотикка тикшерәчәкләр. Алар арасында 92 меңе – укучылар һәм студентлар, ә 8 меңе – армиягә чакырылыш яшендәгеләр. Калганнарны тикшерү акча күчкәч башкарылачак.

Республиканың наркологик диспансерының баш табибы урынбасары Степан Криницкий белдерүенчә, укучылар һәм аларның ата-аналары тикшерү кайсы көнне булачагын һич белергә тиеш түгел.

Степан Криницкий
“Табиблар мәктәпкә 1 сентябрь яки 20 майда килеп кереп тикшерү уздырырга мөмкиннәр”, ди ул.

Тикшерүләр 9-11 сыйныф укучылары һәм югары уку йорты студентлары арасында уздырылачак. Әгәр укучыга 15 яшь тулмаган икән укытучы тикшерү уздыруга аның ата-анасыннан рөхсәт алырга тиеш. Ә калган вакытта яшүсмер үзе хәл итә. Һәрхәлдә җомга көнне наркотик тикшерүгә багышланган республика киңәшмәсендә шулай дип әйтелде.

Криницкий сүзләренчә, наркотикка тест узырга теләмәүчеләрнең моңа хокукы бар, әмма аларга киләчәктә игътибар бермә-бер артачак икән.

Билгеле булганча, узган елны Казан дәүләт технология университеты студенты Михаил Киндер белән булган хәл республикада зур шау-шу уяткан иде. Аны наркотикка тикшерү узмаган өчен имтиханнарга кертмәделәр. Һәм ул үзе укыган уку йортын мәхкәмәгә бирде.

Бәлкем әлеге хәлдән соңдыр наркология диспансеры хезмәткәре, һәркемнең аны узмаска хокукы барлыгын әйтеп узса да, Татарстан президенты карары нигезендә эшләнгән бу эшне киңәшмәгә җыелган укучылар әлбәттә мәҗбүри дип кабул итте.

Мисал өчен Казан дәүләт финанс-икътисад институты студенты Динара сүзләренчә, узган ел аларның уку йортында берничә студент тикшерү узмаганнан соң зур гауга чыккан. Декан тестан баш тартканнарның исемнәрен бөтен төркем алдында атап аңлатма яздырган һәм ата-аналарын чакырткан.

Юлия Пухова
Киңәшмәдә исә нинди генә очрак булган вакытта да укучының исеме аталмаска тиеш диелде. Ләкин бу җитәкчеләр тарафыннан әйтелсә дә, гамәлгә кертүчеләр аны истә тотмый булып чыга.

Узган елны тикшерү нәтиҗәсендә ачыкланган 416 наркотик кулланучы арасында Әтнә, Норлат районнарында күрсәткечләр зур икән. Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының балаларга тәрбия һәм өстәмә белем бирү бүлеге хезмәткәре Юлия Пухова әйтүенчә, бу анда наркоманнар күп дигәнне түгел, ә тикшерүләр яхшы узганны аңлата.
XS
SM
MD
LG