Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тамбовта зыян күргән кешеләр авыр хәлдә ята


Тамбов хәрби бүлегендәге яңгында зыян күргән кешеләрнең хәле авыр, әмма гомеренә куркыныч янамый, дип әйтә табиплар. Якшәмбе көнне чыккан яңгын аркасында кимендә 5 хәрби үлде, 15 кеше яраланды. Беренче мәгълүматларга караганда, яңгынга электр чыбыкларында кыска ялганыш китергән.
Хәрби бүлек штабының беренче һәм икенче каты яңган. Коралларны штаб бинасыннан алып чыкканнар.

Хәрби штабтагы яшерен документларга зур зыян килмәгән, дип хәбәр итә Мәскәү хәрби-бүлегесенең матбугат үзәге.
XS
SM
MD
LG