Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дәүләт мәнфәгатеме, әллә тарихи дөреслекме?


Мәскәү Кирмәненең тарихны тикшерү комиссиясе сәяси максатларда корылса да, татарлар аны үз тарихын торгызу өчен кулланырга тиеш.

2009 елның 15 маенда президент Медведев “Русия мәнфәгатьләренә зыян китереп, тарихны бозып күрсәтергә тырышуларга каршы тору өчен Русия Федерациясе президенты карамагындагы комиссия турында” махсус бер фәрманга кул куйды.

Әлеге комиссия елына ким дигәндә ике тапкыр җыелырга тиеш. Аның беренче утырышы 28 августта узды. Әлеге утырышта тарихны бозу очракларын юкка чыгару эшендә, беренче юнәлеш буларак, тарих укыткан дәреслекләргә ревизия үткәреләчәге турында әйтелде. Бүгенге көндә укыту үзәкләрендә 100 якын төрдәге тарих китабы кулланышта. Аларның барысына да Русия Фәннәр Академиясе тарафыннан экспертиза үткәрү кирәклеге турында сүз бара.

Комиссиянең башлыгы, президент аппараты җитәкчесе Сергей Нарышкин белдерүенчә, дәүләтләр һәм халыклар арасында ышанычлы мөнәсәбәтләр тудыру өчен тарих укытучыларына зур җаваплылык төшә. Тарихчы галимнәргә ирекле фикер һәм дөреслекне җиткерү эшчәнлегендә мөмкинчелекләр тудырылачак. Шул ук вакытта комиссия тарихны яңадан күчереп язу, яисә цензорлык ролен үтәмәячәк, тарихчыларга басым ясамаячак һәм тарихны дөрес бәян итү тарихи документларга таянып эшләнәчәк. Нарышкин һәрхәлдә шулай дип белдерә.

Комиссия үз эшчәнлегендә төп игътибарны Икенче дөнья сугышы, Украинадагы ачлык, Польша, Грузия, Балтыйк буе илләре сәясәтенә бәйле өлкәләргә бирергә җыена. Әмма Русиянең үзендәге процесслар да читтә калмый икән – утырышта тарихны төрлечә тәфсирләү очраклары илнең үзендә дә бар, мисал өчен, Рус азатлык армиясе (РОА) җитәкчесе генерал Власовны мактау күзәтелә диелде анда һәм Казандагы кайбер китапларда татарларның азатлык өчен урысларга каршы сугышуын язу искә алынды.

Беренче карашка, бу комиссия эшчәнлегенең Руссия халыклары тарихын өйрәнүгә бернинди дә куркынычы юк кебек. Киресенчә, андагы әһелләр киң җәмәгатьчелеккә, чын тарих документларга нигезләнеп язылырга тиеш дип белдерә.

Әмма шик тә бар. Беренчедән, комиссия исеме “Русия мәнфәгатьләренә зыян китереп...” дип башланып, алгы рәткә фәнни түгел, ә сәяси эшчәнлекне чыгара. Дәүләт мәнфәгатен кайгырту белән тарихи дөреслекне ачыклау икесе ике нәрсә, алар арасында зур аерма бар.

Икенчедән, әлеге комиссиянең 28 әгъзасы арасында бары 4 кенә тарихчы булуы һәм әгзалар арасында ФСБ, армия, Иминлек шурасы кебек дәүләти структураларның җитәкчеләре булуы әлеге комиссиянең эшчәнлегендә фәнни юнәлешкә караганда күбрәк сәясәт ятканлыгын күрсәтә. Тарихи дөреслек алар тарафыннан ничегрәк, кайсы яктан яктыртылыр икән?

Тарихны бозуга каршы көрәш кирәклеге бәхәссез. Ялган тарих бар халыклар яшәешенә дә зур зыян сала, араларны агулый. Шуңа да без, татарлар, комиссиянең соңгы белдерүләренә таянып, Русия тарихында урыс булмаган (“нацмен”) халыкларны мыскыллап язылган төрле фәнни һәм фәнни-популяр китапларга, шикле тарих дәреслекләренә бәя бирү турында тәкъдим кертә алабыз.

Әлеге китапларның зур өлешенә анализ ясалган, аларның исемлеге дә бар. Әлеге эш рәсми дәрәҗәдә, Татарстан Фәннәр Академиясенең тарих институты, мәдәният, фән һәм мәгариф министрлыклары тарафыннан эшләнсә, күпкә нәтиҗәлерәк булыр иде. Безгә бу очрактан дөрес итеп файдаланырга кирәк. Чөнки әлегәчә чыккан китапларның зур өлеше татар халкының тарихын бозып күрсәтә, ягъни фальсификацияли. Ә фальсификациягә каршы көрәш – Нарышкин комиссиясенең төп максаты.

Комиссия шулай ук тарихи дөреслекне белгечләр арасында барган ирекле дискуссия, фәнни бәхәс аша ачыклауны, архивларны галимнәр өчен ачуны яклый. Һәрхәлдә рәсмән шулай дип әйтелә. Димәк, яңа дәреслекләрне язганда татар халкы тарихының билгесез, яисә әлегәчә язырга ярамаган чорларына бәйле бар документларны да өйрәнеп, аларны әкренләп кулланышка кертергә була.

Мәсәлән, Русиянең борынгы актлар дәүләт архивында (РГАДА), аның 7 фондында сакланган “Тайная канцелярия” җыелмасында татарларның азатлык көрәшенә караган шактый гына материал бар. Аларны җентекләп өйрәнеп, халыкка чыгарасы гына бар. Шунда инде хәзерге күп кенә хәлләрнең 200-300 ел элек булуы, хәзер исә бер фарс рәвешендә генә кабатлануы ачыкланыр.

Нурулла Гариф,
язучы, тарих фәннәре кандидаты


Комментар бүлегендәге фикерләр авторның шәхси карашын чагылдыра.
XS
SM
MD
LG