Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә үлем җәзасы кайтарылырмы?


Беслан корбаннары адвокаты Нурпаши Кулаевка үлем җәзасы таләп итте
Беслан корбаннары адвокаты Нурпаши Кулаевка үлем җәзасы таләп итте

Соңгы вакытта Русиядә үлем җәзасын кайтару ихтималы турында сүзләр куерды. Фикер белешүләргә караганда, халыкның яртысыннан күбрәге бу чараны хуплый. Үлем җазасы кайтарылган очракта, Русиягә Европа шурасыннан чыгарга туры киләчәк. Страссбург мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итү мөмкинлеге дә бетәчәк, дигән сүз.

Русиядә үлем җәзасын кайтару турында сүзләр юктан гына чыкмады. Киләсе елның 1 гыйнварыннан башлап Чечен республикасында җәмәгать мәхкәмәсе эшли башлый. Кайбер юристлар шуның белән бергә Русиядә үлем җәзасы да кайтарылырга мөмкин, дип саный.

Эш шунда ки, 1999 елда Русиянең конституция мәхкәмәсе, илнең бар төбәкләрендә дә җәмәгать мәхкәмәләре кертелми торып, бер кеше дә үлем җәзасына хөкем ителә алмый, дигән карар чыгарган иде. Чечня җәмәгать мәхкәмәсе булмаган соңгы төбәк иде.


Уңайлы билгесезлек

Русиядә үлем җәзасы 1996 елда бетерелде. Бу Европа шурасына керү шартларының берсе иде. Ул вакытта ярлыкау комиссиясе президент Ельцин таләбе белән барлык үлем хөкемнәрен 25 ел йә гөмерлек төрмәгә үзгәртеп чыкты.

Соңгы үлем хөкеме 1996 елда чыгарылды. 1997 елның апрель аенда Русия Европа килешүенең үлем хөкемен көчтән чыгаруны күздә тоткан алтынчы беркетмәсен имзалады. Дәүләт думасы аны 1999 елның 5 маена кадәр расларга тиеш иде. Бу эш әлегәчә башкарылмаган.

Үлем җәзасын тыю турында канун өлгесе Думада 1997 елдан бирле ята, ләкин депутатлар аны тикшерергә ашыкмый. Җинаятьләр кодексының биш матдәсендә әле дә үлем җәзасын бирү күздә тотыла.

Шулай итеп, берьяктан үлем хөкемнәре чыгарылмый, икенче яктан бу җәза теләсә кайсы вакытта кайтарылырга мөмкин. Хокук яклаучы Лев Левинсон сүзләренчә, моный билгесезлек сәясәтчеләргә уңайлы.

Дума депутаты Виктор Илюхин сүзләренчә, илдә үлем җәзасын кайтарырга теләүчеләр саны арта бара. Бу җинаятьчелек артуга табигый реакция, ди ул. Совет чоры белән чагыштырганда, хәзер Русиядә үтерүләр саны ике тапкыр күбрәк.

Левада үзәге үткәргән фикер белешүгә күрә, русиялеләрнең 53% үлем җәзасын кайтару ягында. Социологлар фикеренечә, бу чараны бигрәк тә аз керемле катламнар хуплый. Аларның хокук саклау оешмаларына ышанычы юк.


Урта гасыр чарасы

Үлем җәзасын кертүгә каршы булучылар бу чараны мәгънәсез дип саный. Адвокат Юрий Костанов сүзләренчә, Русиядә мәхкәмә хаталары шактый күп, 10-20% чамасы. Бер гөнаһсыз кешеләр үлемгә тартылырга мөмкин, ди ул.

Сәясәтче Борис Немцов сүзләренчә, үлем җәзасы җинаятьчелек мәсьәләсен хәл итми. Американың кайбер штатларында ул бар, кайберләрендә юк. Булганнарында җинаятьчелек ике тапкыр югарырак, ди Немцов.

Думаның канунчылык комитеты рәисе Павел Крашенинников та үлем җәзасын кертүгә каршы. Чечнядә җәмәгать мәхкәмәсе кертүгә бәйләп бу “урта гасырлардан калган” җәзаны кайтаруга ул кискен каршы чыга.

Конституция мәхкәмәсенең элекке рәисе урынбасары Тамара Морщакова сүзләренчә, дөньяның бар илләрендә дә халыкның күпчелеге үлем җәзасын хуплый. Ләкин канун чыгаручылар бу очракта халыкка иярергә тиеш түгел.

Әгәр Европа шурасыннан чыгарга телибез икән, ул чакта, имзадан баш тартырга, чыкмыйбыз икән – беркетмәне расларга кирәк. Ә болай, кыз да булсын, буаз да булсын дип йөрү Русиягә килешми, - ди белгеч. - Бу яктан Америка гаделрәк эшләде, үлем җәзасыннан баш тартырга теләмәвен ачыктан-ачык белдерде.


Казанлылар фикере

Русиядә үлем җәзасын кертү ихтималы турында казанлылар ни уйлый? Ачык микрофон сәхифәсенә фикерләрне Мәликә Басыйр туплады:




- Русиядә үлем җәзасын кертү дөрес түгел, чөнки һәрбер кешенең яшәргә хакы бар. Кеше нәрсә генә кылса да, аны яшәүдән мәхрүм итү дөрес түгел.

- Мин уңай карыйм, чөнки гомерлеккә төрмәдә утыру ул авыр газап, кешегә тиз үлү яхшырак.

- Бер яктан караганда, аеруча зур җинаять кылганнар, мәсәлән, кеше ашаучылар, террорчылар, алар яшәргә тиеш түгелләр кебек. Икенче яктан, кешегә гомер бирүче без түгел, димәк, аның гомерен өзәргә безнең хокукыбыз юк. Мин быел Соль-Илецки шәһәрендә булдым. Андагы төрмәдә зур җинаять эшләре өчен гомерлеккә хөкем ителгәннәр утыра.

- Кечкенә балаларга карата җинаять кылган маньякларга үлем җәзасын кертергә кирәк. Аларны хәзер шул 10 елга хөкем итәләр дә, төрмәдән чыккач, алар тагын башка кешеләргә зыян китерергә мөмкин.

- Русиядә үлем җәзасын кертү, ул бик күп җинаятьләрне булдырмауга китерер иде. Бу илдә җинаятьчелек бик киң колач алган. Чөнки кануннар бик йомшак. Мәсәлән, яшь хатынның баласын урлап, диварга башы белән бәреп, таш белән кыйнап үтерүчеләр, алар әллә бу балага һәм аның анасына карата гуманлымы, кешелекле, шәфкатьлеләрме? Ә ул утырып чыкканнан соң тагын үтерә, тагын төрмәгә керә. Күпме кешенең гомерен өзә. Мин үлем җәзасы яклы.

- Бер көнне, аеруча куркыныч эшләр кылган маньякны телевизордан күрсәттеләр. Ул сигез кызга җәбер-золым кылып, көчләп, җәзалап үтергән. Андый кешеләрнең яшәмәве, минемчә, әйбәтрәктер.

- Террорчылар, яшь балаларны көчләүгә, ирексезләүгә бер барган кешеләр, алар төзәлми, андый кешеләргә, мин үлем җәзасын кертү ягында.

- Мин каршы. Кайберәүләр ярсулы хәлдә, үз-үзен белештермәгән хәлдә, кешене үтерергә мөмкин. Андый чакта аның туганнарына бик авыр була. Газабы - гомерлеккә төрмәдә утыру - үзенә авыррак булырга тиеш. Ә атып үтергәч ул аны сизми дә кала.

- Мин катгый рәвештә каршы. Үлем җәзасын керткән илләр бар, АКШ белән Кытай. Бездә гражданлык җәмгыяте төземичә, үлем җәзасы кертү дөрес булмаячак.

- Кешеләрнең эчке органнарына кадәр алып җәзалаган маньякларга каршы үлем җәзасын кертергә кирәк. Әмма хөкем гадел булырга тиеш. Маньяк урынына башка кеше җәзаланмасын.

- Бу бик авыр сорау. Мондый адым, аз гына булса да, кешеләрне тыеп торырга бер корал дип уйлыйм,чөнки чыгырыннан чыккан кешеләр бар. Минемчә, үлем җәзасын кертергә кирәк.
XS
SM
MD
LG