Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан тәмәке тартуга чикләүләр кертергә тели


Татарстан Дәүләт шурасы тәмәке тартуны чикли торган канун өлгесен караячак. Ә тәмәкедән зыянлырак кальянны җәмәгать урыннарында тарту рәсми рәвештә рөхсәт ителгән.

Ләйсән атна ахырында дус кызлары белән җыелып кальянханәдә утырырга ярата. Мондагы мохит аларга бик ошый ди ул. Ә кальян тартуның зарары турында алар уйланмыйлар да, ул бит тәмәке түгел диләр.

“Кафеларга да барабыз, кайвакыт өйдә генә дә тартабыз. Җыелып утырганда кальян безнең мөһим “йола”. Тәнне җиңеләйтә, “башка да китә”. Зарарлы түгел дип саныйм, ул бит спиртлы эчемлек тә, тәмәке дә түгел”, ди Ләйсән

Кальян тәмәкедән 3 мәртәбә зыянлырак

Ә менә табиблар һәм галимнәр киресен исбатлый. Мисыр галимнәре кальян аша 25 грамм тәмәке тартуны 60 данә гади тәмәке тартуга тиңли. Кальян йола саналган Шәрык халкының уртача гомер озынлыгы бары тик 50 еллар тирәсе генә.

Русиягә күптән түгел генә кергән “кальян” дип аталучы, төсле ташлардан ясалган матур уенчык яшьләр арасында популярлашты. Алар кальян тарту тынычландыра, тән һәм җанны җиңеләйтеп җибәрә дип саный, ияләшү тудырмый дип уйлый. Әмма табиб-нарколог Сирень Халиков бу фикерне кире кага. Башта наркотик, алкоголь да тәнне генә йомшарта кебек, ә аннары ияләшү туа ди ул.

“Кальян – ул тартуның бер төре. Никотин, нинди генә күренештә булмасын, ул барыбер-агу. Кальянга, яшьләрне җәлеп итәр өчен тәмләткеч үләннәр, хәтта марихуана, спайс кебек наркотик матдәләр дә өстәлә. Әлбәттә, ул ияләшү тудыра. Чөнки аның төп составы – тәмәке. Наркологиядә тәмәке мәтдәсенә бәйле булу дигән диагноз бар. Кальянның төтене, тәмәкенеке кебек үк, организмга тискәре тәэсир итә. Кайнар төтен үпкәгә керә. Аеруча әни булырга җыенган кызларның киләчәк буынына зарары күп”, ди табиб-нарколог Халиков.

Табиблар әйтүенчә, кальян тартканда туберкулез авыруын да йоктырырга мөмкин әле. Чөнки сиңа кадәр ул трубкадан чирле кеше тартса, анда Кох таякчыклары кала, һәм икенче тартучыга күчә ала.

Казан тәмәке тартмаячак

Татарстанда һәр ел саен 1300 ләп кешенең үпкәсендә яман шеше авыруы булу ачыклана, меңнән артык кеше үлә. Бугазда яман шеш барлыкка килүдән теге дөньяга китүчеләр дә арткан. Фактлар тетрәндергеч. Казан шәһәре хакимиятенең матбугат үзәге вәкиле Ләззәт Хәйдәров хәбәр итүенчә, бу куркыныч саннар шәһәр башлыгын моның белән көрәш башларга этәргән. Янәсе, Казан Универсиадага кадәр Русиядә иң “сәламәт” шәһәргә әйләнергә тиеш.

Илсур Метшин җәмәгать урыннарында: кафе, ресторан, төнге клуб һәм хәтта тукталышларда тәмәке тартуны тыярга тәкъдим итте. Чөнки Казан шәһәренең сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы китергән саннар коточкыч. Казан халкының яртысыннан артыгы тәмәке тарта. Алар әйләнә-тирә кешеләргә дә зыян китерә. Казан шәһәре депутатлары шушы тәкъдим белән Дәүләт шурасына чыгып, ул бөтен Татарстанда кертелергә мөмкин. Кальян тарту урыннарына килгәндә, тәмәке тарту мәсьәләсе кебек, ул кануннар әле каралачак. Табиблар белән очрашулар да, халык фикере дә соралачак. Беренче утырыш 8 октябрьдә булачак”, ди Ләззәт Хәйдәров.

Клуб, кафе-барларга еш йөрүче Лилия Закирҗанова кафеларда тарту тыюны дөрес түгел дип саный. Тарткан кеше барыбер качып тартачак. Тартучылар һәм тартмаучылар өчен аерым утыру заллары гына булсын ди ул.

“Без, мәсәлән, кафе-барларга дуслар белән ял итәргә барабыз. Ә азрак спиртлы эчемлекләр эчкәч, кешенең тартасы килә бит ул. Бу канун кафеларга да финанс яктан зыян китерер дип уйлыйм. Ә клубларга килгәндә, тарту өчен аерым бүлмә булса яхшы булыр иде. Чөнки бию залында болай да һава юк, кызу, аның өстенә тәмәке исе дә кушыла әле. Иң мөһиме ул махсус заллар зур һәм анда яхшы һава алмашу системасы булсын”, ди Лилия.

Казан “Тәмәке тартмый торган” шәһәр булырмы? Бу чынбарлыкка туры килерлек үзгәрешләр китерерме? Бу сорау әлегә хакимият, табиблар һәм гади кешеләр өчен дә ачык кала. Әлегә мәктәп, югары уку йорты капка төбендә үк тәмәке һәм сыра саткан киосклар Казан башкаласы өчен гадәти күренеш. Соңгы вакытта "Горпечать" киосклары да тәмәке сата башлады.

Ачык микрофон: Тартуны тыеп кына ташларлармы?


Җәмәгать урыннарында тәмәке тартуны тыйгач качып тартучылар артыр, кертелсә бу канун барыбер үтәлмәс диючеләр дә бар.

- Иң беренче, гаиләдә тәмәке тартканны мәктәп балалары күрмәскә тиеш. Тәмәкенең сәламәтлеккә нинди зур зыян китерүен, аның начар, ямьсез гадәт булуын балаларга күрсәтергә төрле юллар белән күрсәтергә кирәк. Тәрбияне мәктәпкәчә яшьтәге балалардан башлап, мәктәп яшендәге укучыларга аңлатырга кирәк.

- Минем бик тә тәмәке тартуны ташлыйсым килә, менә монсы соңгы тәмәке тартмасы, башка тартмаячакмын, менә ташлыйм.

- Аның өчен мәктәпләрдә якын җирдә кибетләрдә тәмәке сатмаска тиешләр. Иң мөһиме кешенең күңелендә иман булырга тиеш.

- Әгәр дә андый тыю була икән, тәмәке тартучылар өчен аерым бер урын, мөмкинчелек тудырырга тиешләр, дип уйлыйм.

- Мәҗбүр итәргә кирәк, ниндидер кагыйдәләр булдырырга кирәк.

- Мәсәлән, бер шәһәрдә транспорт йөртүче тәмәке тартып бара икән, анда утырып барган пассажирларның юлга акча түләмәскә хокуклары бар икән.

- Компания өчен тартабыз, тыю булса, тартудан күбесе туктаячак.

- Җәмәгать урыннарында тәмәке тартуны тыйсалар, бу начар гадәттән кешеләр арына алыр иде. Тыю юк, шуңа тарталар. Тыю булса, аларга штраф түләргә туры килер иде. Шуңа күрә алар тәмәкене ташларга мәҗбүр булырлар иде.

- Кешене акча белән генә куркытып була. Мәктәп балаларына штрафны ата-анасы исеменә җибәрәсең, ә студентларныкын уку урыннарына.

- Бу шундый начар гадәт кенә түгел, бу хәтта авыру. Минем улым күптән тарта, ә ташлый алмый. Мин тәмәке исенә бөтенләй түзеп тора алмыйм. Тыю кертсәләр, бик яхшы булыр иде.

- Минемчә, кешенең ихтыяр көче булырга тиеш. Минем әтиемә 85 яшь. Ул 7 яшендә тарта башлаган. Быел май аенда тәмәке тартуын ташлады, менә 5 ай инде тартмый. Тартасы килгән чагында, берәр эш эшли башлый,түбәтәй тегә, урамда йөреп керә, яисә тәмле итеп ашый.

- Кешенең үз аңында булмаса, аны ташлату бик авыр.Тәмәке тартуны ташлау авыр түгел, мин үзем ташладым, көнбагыш чиртү ярдәм итте. 16-нчы ел инде тартмыйм. Балаларга тәмәке тарткан кешенең авыру үпкәсенең натураль зурлыктагы моделен күрсәтергә кирәк. Шул чакта алар тартмый башлаячак.

- Киң масштаблы җәмгыять чирен туктатыр өчен төптән башларга кирәк. Мәктәпләрдә 2010 елның языннан башлап дин белеменә кереш дәресләре укыта башлаячаклар. Бәлки ул ярдәм итәр, чөнки менә мин дус егетләрем белән рамазан аенда ураза тотабыз, быел 16 сәгать ашамыйча тыелып торырга кирәк. Алар тартмыйча торалар. Кешедә ихтыяр көче булырга тиеш. Ният бар, бәлки, мәҗбүр итү дә кирәктер.

- Минем ирем тартмый, улым тарта, туктатып булмый.

- Мәктәп балалары “культурный” булабыз дип бер-берсенә карап тарталар.
XS
SM
MD
LG