Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бюджет халык өстенә төшә


Рөстәм Миңнеханов киләсе елда бюджетны тутырырга 13 миллиард сум җитмиячәк ди. Әлеге дефицитны җитәкчелек халыктан җыелган салым акчасы белән капламакчы.

2010 елда Татарстанның икътисади халәте тагын да авыррак булачак. Өстәвенә федераль үзәктән кредит алу өметләре дә сүнде, ди республика җитәкчелеге.

Татарстанның муниципаль берәмлекләр башлыклары белән очрашканда премьер-министр Рөстәм Миңнеханов киләсе елда бюджетны тутырырга 13 миллиард сум җитмиячәк диде. Җыелышта чыгыш ясаган, республиканың финанс министры Радик Гыйзәтуллин сүзләренчә, быел, үзган ел белән чагыштырганда, Татарстанның керемнәре 26,6 миллиардка кимегән. Әмма министрны борчыган төп мәсьәлә - 2010 елдан җир байлыкларын табышыннан килгән салымның тулысынча федераль бюджетка күчерелүе. Бу янә Татарстан казнасын 3 миллиард сумга саектырачак. Дөрес, федераль үзәк әлеге акчаларны кайтарырга вәгъдә итә, әмма 60%-ын гына.

Билгеле, билдәге каешларны ныгырак кысып кую, Татарстанны финанс кыенлыклардан бөтенләй алып чыкмаса да, республика җитәкчелеге район башлыкларын чыгымнарны 15-20%-ка әзәйтүне сорый.

Татарстан җитәкчелегенең федераль үзәккә карашлары да көннән-көн үзгәрә бара. Күп очракта алар Мәскәүне төбәктәге салымны алуда гаепләсә, хәзер киресенчә яклый. Рөстәм Миңнеханов исә, бөтенләй үзәктән ярдәм булмаса, республиканың хәле тагын да начаррак булыр иде ди.

Җыелышта икътисади хәлнең начар булуы турында сүз күп булса да, әлеге халәттән чыгу юллары билгеләнмәгән. Җитәкчелек чыгымнарны әзәйтүдән һәм салымнарны арттырудан башка, әлегә бернинди бүтән юл тәкъдим итми.
2010 елда Татарстан җитәкчелеге транспорт салымын арттырачак. Әлеге канун проекты Дәүләт шурасының бюджет, салым һәм финанслар комитетында хупланды. Җитәкчелек фикеренчә, салымны арттыру республика бюджетына өстәмә 513 миллион сум алып киләчәк.

“Броккеркредитсервис” ширкәте белгече Александр Афинагентов мондый юл белән генә “сазлыктан” чыгып булмый ди.

“Татарстанда бюджетны туплау сәләте һәрвакыт түбән дәрәҗәдә иде. Казнаны тутырырга дигәндә, түрәләр иң элек җиңел юл, салымны арттыруны күзаллый. Акча табуның башка юлларын эзләргә исә, җитәкчелек иренә. Моның өчен бит уйларга кирәк. Әмма салым арттырып кына, бюджет туплап булмый. Бер арттырырсын, икенче арттырырсын, аннары нишләргә. Һаман бу эшне башкарып булмый. Шуңа күрә бюджетны туплау юлларын камилләштерергә кирәк. Мәсәлән Европпа илләре икътисади алга киткән саналса да, монда барыбер Русиядәге кебек чамасыз яшәмиләр”, ди Александр Афинагентов.

Республиканың хәзерге халәте сазны хәтерләтә. Чөнки бүген аның 32 миллиард сум бурычы бар. Төркиядә ял итүенә карамастан бу көннәрне Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев “Российская газета” басмасында үз мәкаләсен бастырып чыкты. Белгечләр фикеренчә, Шәймиев аны, Русия президенты Дмитрий Медведевнең зур мәкаләсе чыкканнан соң язган. Биредә ул Татарстанның икътисади авырлыклар кичергәнен әйткән.
XS
SM
MD
LG