Accessibility links

Кайнар хәбәр

Якъярда Русия хәрбие тоткарланды


Акъярда Русия Кара диңгез флотының бер хәрбие Украина зинданында ябып тотыла.

Бер җирле кеше биш Русия хәрби диңгезчесенең дүшәмбе көнне үзенә һөҗүм итеп кесә телефонын тартып алуы турында белдергән иде.

Украина эчке эшләр министрлыгының Акъярдагы идарәсе бу турыда рәсми мәгълумат бирүдән баш тартты.

Шулай да, шикле хәрбиләрнең тоткарланганы, соңрак дүртесенең иреккә чыгарылуы, берсенең әле дә ябып тотылуы мәгълум булды.
XS
SM
MD
LG