Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО Израил атом корылмаларын тикшерергә тели


Халыкара атом энергия идарәсе гомуми җыены Израилне Атом технологияләрен таратмау килешүенә кушылырга һәм үзенең барлык атом корылмаларын БМО тикшерүчеләренә ачарга чакыручы резолюция чыгарды.

Җыенда бу резолюцияне 49 ил хуплады, 45 ил аңа каршы тавыш бирде.

Резолюциядә Израилнең атом мөмкинлекләренә борчылу белдерелә һәм идарә җитәкчесе Мөхәммәт әл Барадай бу юнәлештә эшләргә чакырыла.

Израил Атом технологияләрен таратмау килешүенә кушылмаган 3 илнең берсе. Калган 2 ил Һиндстан белән Пакстан.

Израил шулай ук Якын Көнчыгышта атом коралларына ия бердәнбер ил дип санала. Шулай да ул әле моны рәсми рәвештә танымады.
XS
SM
MD
LG