Accessibility links

Кайнар хәбәр

Расмуссен Русияне хезмәттәшлек итәргә чакыра


НАТОның генераль секретаре Андерс Фог Расмуссен Русия белән араларны яхшыртырга чакырды. Җомга көнне оешманың Брюссельдәге баш-фатирында чыгыш ясап, Расмуссен Русияне АКШ белән альянска кушылып, XXI гасыр янауларына каршы бергәләп көрәшергә өндәде.

НАТО башлыгы үзенең шушы белдерүен американ президенты Барак Обама Европада ракета калканын урнаштыру планын үзгәртүен игълан иткәннән соң икенче көнгә ясады.

Элекке президент Джордж Буш тәкъдим иткән һәм Мәскәүнең ачуын чыгарган бу план урынына Обама күпкә акыллырак һәм яхшырак яңа саклану системын булдырачагын әйтте.

Җомга көнне НАТОның Брюссельдәге баш-фатирында ясаган чыгышында Расмуссен, альянс Мәскәү белән берничә өлкәдә хезмәттәшлек итәргә әзер, диде:

– Мин НАТО һәм Русиянең XXI гасыр янауларын бергәләп күздән кичерүен һәм моны алдагы хезмәттәшлеккә нигез итеп алуын телим.

Узган ел Русия-Грузия сугышыннан соң НАТОның Мәскәү белән мөнәсәбәтләре шактый бозылган иде. Соңгы вакытта алар бераз яхшыра башлады.

Даниянең элекке премьер-министры Андерс Фог Расмусенның альянс башлыгы булганына әле ни бары ике ай. Аның бүгенге белдерүе НАТОның да Кушма Штатларга ияреп Мәскәү белән мөнәсәбәтләрне “яндырып-сүндерергә” теләвенә ачык ишарә булды.

“Яндырып-сүндерү” генә түгел, Расмуссен, киләчәктә Америка, НАТО һәм Русиянең саклану системнарын гомумән берләштереп булачак дип саный.

"Русия түләргә мәҗбүр түгел"

Берүк вакытта Расмуссен Русия белән НАТО арасында кайбер мәсьәләләрдә, мисал өчен Украина һәм Грузиянең альянска керүе мәсьәләсендә каршылыклар булуын таный.

Ләкин НАТОның “ачык ишекләр” сәясәте Мәскәүгә каршы юнәлмәгән диде ул һәм Русияне башка мөмкин өлкәләрдә хезмәттәшлек итәргә чакырды:

– НАТОның башка партнер илләр белән мөнәсәбәтләрендә берсендә дә бу кадәре бер-береңне ялгыш аңлау, ышанмау, килешкәнне кире кагулар юк.

Расмуссен фикеренчә, ракета һөҗүменнән сакланудан тыш, НАТО белән Русия Европаның яңа иминлек стратегиясен булдыруда хезмәттәшлек итә ала. Бу уңайдан ул Русия президентының Евро-Атлантик иминлек килешүе турында күптән түгел әйткән фикерләрен искә алачагын әйтте.

Берүк вакытта Расмуссен, Иранның уран баету эшләрен туктату өчен, Мәскәүне Тәһранга басым ясауда Көнбатыш илләренә ярдәм итәргә чакырды.

Моңа кадәр Мәскәү Көнбатышның Тәһранга басым ясавына каршы чыга иде. Кайбер күзәтүчеләр фикеренчә, Вашингтон ракета калканыннан баш тартканнан соң, хәзер Мәскәү Иран юнәлешендә җавап адымнар ясарга тиеш.

Русиянең НАТОгы вәкиле Дмитрий Рогозин Расмуссенның бүгенге чыгышын “бик уңай һәм конструктив” дип атады. Америка ракета калканыннан баш тартканнан соң, хәзер Русиягә Калининград өлкәсендә Искәндәр ракеталарын урнаштырасы булмаячак, диде ул.

Шул ук вакытта Русия телевидениесенең, Вашингтон адымына җавап итеп хәзер Мәскәү нинди адымнар ясаячак, дигән соравына Рогозин, “кемдер үзенең хатасын төзәткән өчен Русия түләргә мәҗбүр түгел” дигән җавап кайтарды.
XS
SM
MD
LG