Accessibility links

Обама Әфганстан турында уйлана


Мартта Әфганстанга өстәмә гаскәр җибәрү турында әйткән АКШ президенты башка төрле карар кабул итергә мөмкин. Март аеннан бирле нәрсә үзгәрде?

Обама идарәсе Әфганстан белән нишләргә дигән сорауга җавап эзли. АКШ Әфганстанга өстәмә гаскәр кертеп андагы Талибанга каршы чараларын арттыра ала. Мондый стратегиянең кирәклеге турында Әфганстандагы НАТО һәм АКШ көчләре башлыгы генерал Стэнли МакКристал да әйтте. Моңа үз чиратында илне төзекләндерү, әфган көчләрен сугышырга, җирле хакимиятләрне идарә итергә һәм коррупциягә каршы көрәшергә өйрәтү дә керә.

Әфганстан мәсьәләсендә АКШ бөтенләй башка стратегия дә кабул итә ала. Бу хакта Обама идарәсеннән яшерен мәгълүматлар матбугатка чыкты. Бу стратегия нигезендә АКШ Әфганстанга әл-Каида сугышчыларын кертмәү чараларын гына күрәчәк. Күпчелек әл-Каида сугышчылары күрше Пакстанга сыенган, дип фаразлана.

Шулай ук матбугатка саркып чыккан саран гына хәбәрләргә караганда, Вашингтон Пакстанда террорга каршы чараларын арттырмакчы. Обама үзе болар турында әлегә бер сүз дә әйтмәде, әмма Әфганстан стратегиясе турында уйланырга өстәмә вакыт сорады.

Март аеннан бирле нәрсә үзгәрде?


Ни өчен мартта Әфганстанга башта 17 мең, аннары 21 мең өстәмә гаскәр җибәрүне вәгъдә иткән Обама хәзер уйлана?

Әфганстанда президент сайлавы узды. Ак Йорт бу сайлау илне берләштерер, идарәне ныгытыр, дип өмет итте, әмма нәтиҗәләр башка төрле булды. Сайлау йомгаклары рәсми төстә әле дә игълан ителмәгән. Көндәшен аз гына тавыш белән җиңгән президент Хәмид Карзаиның сәяси абруе элекке мөддәте белән чагыштырганда нык кимеде.

АКШның үзендә Әфганстанга гаскәр җибәрүгә каршылык арта бара. Сораштыруларга караганда, халыкның 58% сугышка каршы. Обаманың демократик партиясендә дә Әфганстанга хәрби көч җибәрү турында бердәм фикер юк.

Әфганстандагы АКШ генералы МакКристалның матбугатка чыккан белдерүендә өстәмә күпме гаскәр кирәклеге турында төгәл саннар юк. Анда бары тик “киләсе 12 ай эчендә сугышчыларга каршы торыр өчен өстәмә ярдәм булмаса бу көрәш аларга җиңелү белән бетәчәк”, диелгән.

Генерал инде кайбер карарлар да кабул иткән. Мисал өчен, “The Washington Post” язуынча, ул гаскәрләрне ерак таулы төбәкләрдән халык тупланган зуррак шәһәрләргә урнаштыру карарын кабул иткән. Аның сүзләренә караганда, Әфганстанның ерак почмакларында якын киләчәктә хөкүмәт идарәсе булачагына өмет бик аз.
XS
SM
MD
LG