Accessibility links

Кайнар хәбәр

ЮНЕСКО башлыгы итеп Ирина Бокова сайланды


ЮНЕСКО Башкарма шурасының 58 әгъзасы Болгарстан вәкилен рәис итеп сайлады. Беренче тапкыр бу урында элекке коммунист илнең вәкиле һәм хатын-кыз эшлиячәк.

Болгарстанның Франциядәге илчесе булып эшләгән болгар дипломаты Ирина Бокова ЮНЕСКО оешмасының башлыгы итеп сайланды. Ул үзенең төп көндәше Мисыр вәкиле Фарук Хөснигә караганда күбрәк тавыш җыйды, дип хәбәр ителә.

ЮНЕСКОның Башкарма шурасы оешма башлыгын моңа кадәр 4 тапкыр сайлап карады инде, әмма намзәтләренең җитәрлек тавыш җыя алмау сәбәпле, сайлаулар нәтиҗәсез тәмамланып килде.

Бу урынга Фарух Хөсни сайланыр дип көтелде, әмма ул Көнбатышта яклау тапмады.

Мәсәлән, үткән елда Хөсни Искәндәрия китапханәсендә Израил китабы табылган очракта, аны яндыру белән янаган иде. Соңыннан ул бу сүзләр өчен гафу үтенсә дә, аның ЮНЕСКО оешмасын җитәкли алуында шикләнүчеләр кимемәде.

Сайланудан соң Бокова халыкара хезмәттәшлек принципларын яклауны белдерде. “Мин мәдәниятләрнең каршылыгы идеясенә беркайчан да ышанмадым, ЮНЕСКО өчен түземлек мөһим”, диде ул.

Бокова бу оешмага билгеләнгән беренче хатын-кыз җитәкче булачак, шулай ук моңа кадәр элекке коммунист илдән чыккан җитәкченең бу урында утырганы булмаган.

Ирина Георгий кызы Бокова 1976 елда Мәскәүдә Халыкара мөнәсәбәтләр институтын тәмамлаган. Инглиз, испан, француз һәм рус телләрен белә.

Татарстан ЮНЕСКО оешмасы, аның элекке җитәкчесе белән уртак проектлар алып барган иде.
XS
SM
MD
LG