Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тамаша башланды


Каддафи җанатарлары БМО җыенына тарихта беренче тапкыр килгән "патшалар патшасын" сәламли
Каддафи җанатарлары БМО җыенына тарихта беренче тапкыр килгән "патшалар патшасын" сәламли

120 ил җитәкчеләре БМОның еллык утырышына җыелды. Ливия президенты Каддафи җыенга үз чатырын алып килгән. Чехия җитәкчесе Клаус һаваның җылынуын "яңа дин" дип атады.

Нью-Йоркта БМОның ел саен үтә торган гөмүм җыены ачылды. 120ләп ил җитәкчеләре 7 көн буена Әфганстан, Гарәп-Израил низагы һәм Карабахның киләчәге кебек мөһим һәм җитди мәсьәләләр турында сөйләшәчәк. Очрашулар вакытында ел саен кайбер җитәкчеләр кызыклы чыгышлар да ясый, кайбер “канатлы” сүзләрне соңыннан журналистлар еш искә төшерә. Әмма җыен тирәсендә кызыклы хәлләр инде сөйләшүләргә кадәр үк башланды.

Әле генә хакимияттә 40 еллыгын билгеләгән Ливия президенты Каддафи Нью-Йоркка үз чатырын алып килгән. Башта ул аны шәһәрнең үзәк паркында куярга теләгән. Шәһәр хакимиятләреннән рөхсәт булмагач, чатыр Нью-Йорк янындагы Бедфорд җирендә, Америкада һәм дөньяда бик күп отелләр һәм милек хуҗасы булган Дональд Трамп йортның бакчасына урнаштырылган.

Нью-Йорк хакимиятләре бу урыннан та чатыр алынырга тиеш, манзараны боза, дигән. Бедфорд җире адвокаты моның белән килешкән. Әмма соңгы хәбәрләргә караганда, бу хакта килешер өчен чатыр тирәсендә инглизчә сөйләшүче беркем дә табылмаган. Шуңа күрә, Каддафи барыбер бүген Нью-Йоркта АКШ президенты Барак Обамадан соң икенче булып чыгыш ясады.

--------------------

БМО җыенында катнышучы тагын бер каршылыклы шәхес – Чехия җитәкчесе Вацлав Клаус. Гөмүм җыен кысаларында оештырылган глобаль җылыну һәм климат үзгәрешләре турындагы сөйләшүләрне Клаус “кызганыч” диде һәм аларны “пропаганда” дип атады.

Глобаль җылынуны ул “яңа дин” дип атады. Һәм аның иреклеккә, дөньяның икътисади һәм социаль корылышына куркыныч тудыруын билгеләде.
Дөнья җәмәгатьчелегенә куркыныч глобаль җылынудан киләме, әлле Клаус кебек җитәкчеләрдәнме?


Бу сорауга БМОның климат үзгәрешләре турындагы хисабы җавап булып тора.

Узган ел климатның җылынуы аркасында булган табигать казалары нәтиҗәсендә дөньяда 20 миллионлап кеше яшәгән җирләреннән китәргә мәҗбүр булган.

--------------------

Тагын бер тамаша Һондурас тирәсендә бара. Һондурас президенты Мануэль Зелая июньдә булган хәрби фетнәдән соң илдән качкан иде. Таулар аша кире кайтып ул бүгенге көндә башкала Тегусигалпадагы Бразилия илчелегендә качып ята. Илчелекне Һондурас иминлек көчләре чорнап алган. Бразилия үзенең Тегусигалпадагы дипломатлары язмышы өчен борчыла һәм Һондурас турында сөйләшер өчен БМОның Иминлек Шурасын ашыгыч утырышка җыярга чакыра.

--------------------

Һәм игътибарны җәлеп иткән тагын бер хәл – ул Германиянең белдерүе булды. Германия тышкы эшләр министрлыгы алдан ук Иран президенты Әхмәдиниҗат үз чыгышында янә Һолокостны инкарь итсә - Германия вәкилчелеге җыенны ташлап чыгып китәчәк, дип кисәтте һәм барлык Европа Берлеге илләренә Германияне бу мәсьәләдә якларга чакырды.

Һолокостның ялган икәнен Иран узган атнада гына кабатлады. Дөньяның 6 иң күәтле дәүләте вәкилләре җыены якынлашкан саен (Иран турындагы җыен 1 Октябрь гә билгеләнгән, анда беренче тапкын АКШ вәкиле булачак), Иран үз көче турында катырак белдерә.

Һолокостның булмавын искә төшерү белән бергә Иран галимнәре уранны элеккедән дә тизрәк баету өчен яңа центрифугалар уйлап табуларын белдерде.

Бүген БМО гөмүм җыены кысаларында АКШ һәм Русия президентлары Барак Обама һәм Дмитрий Медведев очраша. Алар да Иран турында сөйләшер дип көтелә.
XS
SM
MD
LG