Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сәяси кырны “чистартулар”


Башкортстан президенты хакимиятенең эчке сәясәт идарәсенең элекке башлыгы Урал Хәсәнов Башкортстанда сәяси “чистартулар” дәвам итә дип белдерә.

Русиянең “Регнум” агентлыгына биргән әңгәмәсендә ул Башкортстан хакимиятләренең сәяси оппонентларга басымы тукталмавын әйтә. Әле Урал Хәсәновның Башкортстан дәүләт университетының Хокук институтындагы эшеннән бушатылуы турында карар чыгарылган. “Мин моның белән риза түгел һәм бу гамәл буенча мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәм”, - ди Урал Хәсәнов.

Мәскәүгә күченеп китсә дә, Башкортстан дәүләт университетында мөгаллимлек итү сәгатьләре калдырылган була Урал Хәсәновның. Хәзер инде университеттан да чыгарыла элекке түрә. Моны Урал Хәсәнов университет җитәкчеләренә республиканың югары хакимиятләреннән күрсәтмә һәм басым булгандыр дип аңлата.

Исегезгә төшерәбез, Урал Хәсәнов, 2003 елда Башкортстан президентын сайлауларда Мортаза Рәхимов командасында эшләп, зур файда китергән иде. Шуннан соң президент хакимиятендә эчке сәясәт идарәсе дигән өр-яңа оешма булдырып, аны шул идарәнең башлыгы итеп тәгаенләгәннәр иде.

Ләкин былтыр аны эшеннән алынган Радий Хәбиров белән дуслыкта шикләнеп, аңа да басым ясый башлаганнар. Шуннан соң күп тә үтми Урал әфәнде эшеннән китү турында гариза яза. Вазыйфасыннан китүен Урал Хәсәнов республикада соңгы вакытта барган сәяси гаугаларда катнашырга теләмәве белән бәйләп аңлаткан.

“Башкортстанда килеп туган катлаулы сәяси хәлне репрессияләр белән түгел, ә цивилизацияле юллар белән дә хәл итү мөмкин булыр иде”, - дигән фикерен әйткән иде ул чакта У. Хәсәнов. Башкортстанда әлеге сәяси вәзгыятьнең ахыры ни белән бетәчәген хәтта фаразлавы да авыр булуын белдерә хәзер Мәскәүдә Русиянең “Кеше һәм канун” дигән иҗтимагый оешмасы җитәкчесе булган Урал Хәсәнов.
XS
SM
MD
LG