Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан "төңге тынлык" канунын кабул итәргә җыена


Татарстан Дәүләт шурасы пәнҗешәмбе утырышында төнге тынлыкны саклау турында канун өлгесен беренче укылышта кабул итте. Канунда кичке 10 алып, иртәнге 6 кадәр тавышлану тыелган урыннарның исемлеге күрсәтелгән. Алар арасында торак йортлар, шифаханәләр, кунакханәләр, тулай тораклар бар.

Канун кабул ителгән очракта кичке 10 соң телевизорны кычкыртып кую, вакыт-вакыт эшләп китә торган саклау системасын кую, ремонт эшләрен алып бару, кычкыру, жырлау, сызгыру тыелачак. Бу канунны бозган өчен ватандашларга 500 сумнан алып бер мең сумга кадәр акчалата җәза салынырга мөмкин. Юридик затларга 50 мең сумга кадәр җәза бирү каралган.
XS
SM
MD
LG