Accessibility links

Кайнар хәбәр

Конференция кунагы – Сафа хәзрәт


Сафа хәзрәт
Сафа хәзрәт

Мәскәүдә узган халыкара ислам конференциясендә Русия төбәкләреннән килгән мөселманнар да күпләп катнашты. Алар арасында Түбән Новгород өлкәсенең Спас районы Бозлау авылыннан килгән 80 яшьлек имам Сафа хәзрәт тә бар иде.

Безгә аның белән Союзлар йортында барган конференциянең тәнәфесе вакытында сөйләшү мөмкинлеге дә туды.

"Безнең авылда ике мәчет бар. Халык мәчеткә йөри. Биш вакыт намазның икесен өендә укыса, өчесе җәмәгатъ белән мәчеттә укыйбыз. Әле генә Рамазан аен уздырдык. Тәкбирләр әйтеп гәет намазын укыдык", дип сүзен башлады ул.

Авылда халык ничек яши? Яшьләр авылда каламы? дигән сорауга Сафа хәзрәт бик ачынып: «Яшьләр китеп бара. Авылда картлар гына торып кала. Яшьләр өчен эш юк. Элегрәк тегү цехлары бар иде. Хәзер аны да яптылар. Яшьләрнең хәлләре бик аяныч", дип борчылу белдерде.

Сезнең карашка Русия мөселманнарның тормышы ничек? Менә үзегез катнашкан конференция хакында ниләр әйтерсез? Кемнәрнең чыгышлары ошады дигәнгә Сафа хәзрәт Мәскәү мэры Юрий Лужковның чыгышын билгеләде.

"Миңа аның Мәскәүдә тагын да мәчетләр төзиячәкбез, Җәмигъ мәчетен ун тапкыр зурайтачакбыз дигән сүзләре күңелемә каймак булып ятты", диде Сафа хәзрәт.

Шулай итеп, татар авылларында әлегә мәчеткә бәйрәмнәрдә халык җыелса да, яшьләр эшсезлектән туган төбәген ташлап китәргә мәҗбүр. Бу хәл заманның күпчелек авылларына хас нәрсә булганга, чарасызлыктан олы яшьтәге кешеләрне тирән борчуга сала.
XS
SM
MD
LG