Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда 6 НАТО хәрбие һәлак булды


Узган бер тәүлек эчендә Әфганстанның төрле төбәкләрендә 6 чит ил хәрбие һәлак булды. Ике американ һәм бер британ гаскәрие бомбада шартлап үлде. Илнең төньягында 3 француз хәрбие давылда һәлак булды.

Якшәбе көнне Һерат вилаятендә Талибан көчләре вилаятьнең элекке губернаторы, хәзерге энергетика министры Исмаил Ханга һөҗүм оештырды. Министр исән калды, җирле халыктан 4 кеше һәлак булды.
XS
SM
MD
LG