Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран: Атом хокукларыбыз турында сөйләшмәячәкбез


Иран Атом энергия идарәсе башлыгы Галиәлбар Салиһи Иран атнакич 6 ил вәкилләре белән очрашуда үзенең атом хокуклары турында сөйләшмәячәк дип белдерде.

Салиһи күптән түгел игълан ителгән яңа уран баету урыны мәсьәләсе дә каралмаячак диде. Ул шулай ук Тәһранның уран баетуны “бер генә секундка да” туктатмаячагын әйтте.

Иран парламенты, әгәр дә көнбатыш илләре “үткәндәге хаталарны” кабатласа, Тәһран хезмәттәшлекне туктатырга мөмкин дигән кисәтү чыгарды.

Атнакич Женевада АКШ, Кытай, Русия, Франция, Британия, һәм Германия Иран белән аның бәхәсле атом програмы турында яңа сөйләшүләр башлап җибәрә.
XS
SM
MD
LG