Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Алтын мөнбәр” ярдәмендә җирле кино үсеш алды


“Ефәк юл” узган Казанда “Алтын мөнбәр”нең оештырылуы урынлы. Фестиваль үсеш ала.

Фестивальнең генераль директоры Зауди Мамиргов сүзләренчә, элек “Алтын Мөнбәр”нең нәрсә икәнен белмәсәләр, хәзер инде мондыйлар сирәк очрый.

“Елдан-ел чараның программасы да, фильмнарның сыйфаты да яхшыра”, ди ул.

Чыннан да әлеге фестивальдә элек берничә ил генә катнашса, хәзер инде аларның саны 40ка якын.

Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин фикеренчә, Иран, Малайзия, Индонезия соңгы елларда шактый яхшы фильмнар тәкъдим итә башлаган. Шулай мөфти фестиваль ярдәмендә Татарстан, Башкортстан, Чечня фильмнарының үсеш алуын әйтте.

“Без җирле киноматографистларыбызны уята алдык”, диде ул.

Татарстан мәдәният министры Зилә Вәлиева фестивальдә халыкара манзараның колач җәюен билгеләп узды.

“Быел кавказ, төрек фильмнары көннәре, Мәскәүдәге бөтенрусия дәүләт кинематография институты көннәре узачак. Казандагы кино институты әлеге уку йорты белән хезмәттәшлек турында килешү булдырырга тели”, диде министр.

Фестивальгә фильмнарны сайлау комиссиясе рәисе Ханс-Иохим Шлегель әйтүенчә, бүген дөньяда Ислам өлкәсе белән кызыксыну артты.

“Көнбатыш өчен бу аеруча да мөһим. Чөнки алар исламга өстән карый һәм ни өчендер фундаментализм сүзен бер дә христан дине белән бәйләми”, ди ул.

Гайнетдинов мәчетләргә, чиркәүләргә килергә әзер булмаган кешеләрне нәкъ фестивальга тәкъдим ителгән фильмнар аркылы рухи тәрбияләргә мөмкин дип саный.

“Фильмнарда намаз, тәһәрәт күрсәтергә кирәкми. Анда бер-береңә, туганнарыңа, дусларыңа карата мәрхәмәтле булу тасвирланырга тиеш”, диде ул.

Жюри әгъзасы Әли Хамраев әйтүенчә, бу фестивальнең Казанда юктан гына барлыкка килмәгән. Чөнки заманында монда “Ефәк юл” булган, ярминкәләр гөрләгән.

“Хәзер Ефәк юлны “Алтын Мөнбәр” алмаштырды”, диде ул.
XS
SM
MD
LG