Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тагын бер журналист экстремистлыкта тикшерелә


Ул экстремист чакырулар өчен тикшерелгән Айрат Дилмөхәммәтовның “Мәйдан” газетын мөхәррирләүдә һәм экстремист дип табылган “Ревинформ” интернет сәхифәсендәге эшчәнлеге өчен тикшерелә. Роберт Заһреев сүзләренчә, аны Айрат Дилмөхәммәтовка җәзаны көчәйтү өчен гаепләмәкчеләр.

“Әле Дилмөхәммәтовка ике елга кадәр ирегеннән мәхрүм булу яный иде, хәзер, төркем тарафыннан кылынган экстремистлык өчен ул биш елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин”, дип белдерде Роберт Заһреев.

Роберт Заһреев тикшерү изоляторына да ябылмаган, йортында тоткын булуга да дучар ителмәгән, аннан бары тик шәһәрдән чыкмау турында имза гына алынган.
XS
SM
MD
LG