Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү «Яблоко»сы татар тавышы өчен көрәшә


Мәскәү татарлары мәдәни үзәктә «Яблоко» партиясе вәкилләре белән очрашып, татар җәмәгатъчелеген борчыган, кызыксындырган тәкъдимнәр белдереп, сораулар биреп, күп төрле вәгъдәләр дә алдылар.

11 октябрьдә Мәскәү шәһәр думасына сайлаулар көтелә. Әлегә сайлауларда катнашкан партияләрдән бары тик «Яблоко» партиясе генә татарлар белән очрашты.

Очрашу 30 сентябрьдә татар мәдәни үзәгендә узды. Халык бик күп килмәсә дә, татар мәнфагате белән янган җәмәгатъ эшлеклеләре җитәрлек иде. Һәм алар депутатларга татар халкы исеменнән тәкъдимнәрен дә, гозерләрен дә белдерделәр. Ул проблемаларның барысын булмаса да, кайберләрен чишү, шәһәр думасына тәкъдим итәчәкләре хакында хәзерге көндә дә Мәскәү думасы депутатлары булган «Яблоко» партиясе вәкилләре Сергей Митрохин һәм Евгений Бунимовичның вәгъдәләрен дә алдылар.

Мәскәү «Яблоко»сы


«Яблоко» партиясе татарлар белән тыгыз эш алып бара торган партия. Алар Мөхәммәт Миначев җитәкчелегендәге «Ватан» партиясе уздырган пикетларда да катнашалар. Шулардан милли компонентны кайтару, Чиләбедәге атом шартлавыннан зыян күргән авыллар мәнфәгатен яклап Атом министрлыгы каршында узган пикетларны да әйтергә була. «Яблоко» партиясе, шул исәптән Сергей Митрохин үзе дә ул пикетларда катнашкан иде.


Измайлов паркында татар аллеясы


Депутатлар белән очрашуда бер яшь пар: «Измайлов паркы элек-электән татар паркы булып санала. Чынлап та анда күп санлы әбиләр-әниләр кечкенә балалары белән ял итәргә дә киләләр. Шундагы аллеяларның берсен татар алллеясы ясап, татар халык әкият каһарманнарыннан сыннар кую мөмкин булмас микән, дигән тәкъдим белән чыктылар. Әбиләр-апалар кечкенә балаларны татар әкиятләре белән таныштыра алырлар иде. Менә монысы шүрәле, ә менә монысы Шомбай, бездә кызыклы әкиятләр бик күп бит ул. Күрше аллеяларда башка халыкларныкын да куярга була», дип тәкъдим иттеләр алар.

Ул көнне депутатлар бернинди тәкъдимнән дә баш тартмадылар дип әйтергә була. Тик шулай да 309 канунга үзгәреш кертергә, милли компонентны кире кайтарырга дигән тәкъдим хакында алар:

«Ул канун Мәскәү думасы кануны түгел, Федераль канун. Димәк, хөкүмәт кануны. Ә инде бар җирдә дә күпчелекне алып торган хөкүмәт партиясе булган «Бердәм Русия» аны беркайчан да уздырмаячак», диделәр.

Киләсе елда Сабан туе Измайлов паркында узачак

Депутатларга шулай ук элегрәк Сабан туйлары Измайлов паркында уза торган иде. Алга таба да татарлар ул урынны кайтарырга телиләр. Депутатлар булыша алмасмы икән? дигән сорау яңгырауга, очрашуда катнашкан милли-мәдәни мохтарият рәисе Рәсим Акчурин: «Ул мәсьәлә чишелгән инде, киләсе елдан Сабан туе Измайлов паркында узарга тиеш. Анда бу елга кадәр төзәтү эшләре барды. Хәзер инде алар тәмамланган», дип җавап бирде.


17 гасыр мәчете торгызылырмы?

Мөхәммәт Миначев Мәскәүдә 17 гасырда төзелгән, ләкин узган гасырда, ягъни 1983 елда җимертелгән мәчет тә булган. Ул мәчетне яңадан торгызырга кирәк иде, дигән тәкъдим ясады. Бу хакта ул шәһәр архитектурасы музеенда 1915 елда нәшер ителгән китаптан карап белгән. Авторы Александров булган ул китапта җимертелгән мәчетнең фоторәсеме дә бар, диде Мөхәммәт Миначев.

Мәскәү телевидение челтәрендә «Татарстан» каналын күрсәтү турындагы тәкъдим белән «Мөселман халыкларын үстерү фонды» рәисе Гаяр Искәндәров чыкты: «Мәскәүдә татарлар ничә гасыр буе яшәсәләр дә, бүгенге көндә бу шәһәрдә татарлар яшәгәне дә, бу шәһәрне татарлар төзегәне бер җирдә дә күренми. Әйтерсең ул халык биредә булмаган да.

Үзгәртеп кору заманнарыннан бирле телевидение, радиодан татар җырлары ишетелми дә, күренми дә. Нигә Мәскәү хөкүмәтенә «Яңа гасыр» каналын өстәмә акча түләтми генә күрсәтү ягын кайгыртмаска, дип тәкъдим итте Гәяр Искәндәров. Ул шулай ук мәктәп, балалар бакчасы проблемасын да күтәрде.

Мәдәни үзәккә матди ярдәм


Бу тәкъдимнәрнең барысын да тыңлап утырган «Яблоко» партиясе җитәкчесе Сергей Митрохин: «Без беренче чиратта шушы мәдәни үзәккә матди ярдәм турындагы мәсьәләне чишәргә ниятлибез. Бу хакта инде Мәскәү думасының бюджет комиссиясенә кирәкле документлар бирелгән. Безгә бу мәсьәләне карарга вәгъдә иттеләр. Чөнки мин үзем биредә беренче тапкыр гына түгел. Төрле түгәрәк, секцияләрнең эшләрен караганым бар. Бик күп эш алып барыла. Ләкин беркемгә дә бернәрсә дә түләнми. Бу дөрес түгел. Без моны хәл итәчәкбез», диде.
XS
SM
MD
LG