Accessibility links

Кайнар хәбәр

«Оренбур татарлары» китабын тәкъдим ителде


М. Фәйзи исемендәге Оренбур татар дәүләт драма театрында ике вакыйганы бергә бәйрәм иттеләр. Берсе - тарихчы Рәшит Искәндәровның “Оренбур татарлары” китабын тәкъдим итү булса, икенчесе – авторның 80 яшен билгеләп итү иде.

Әлеге хезмәт - Рәшит Искәндәровның Оренбур татарлары турында дүртенче китабы. Бу фәнни- популяр басма Казанда дөнья күрде. “Оренбур татарлары” китабы Оренбур якларында яшәгән татар халкының тарихын, мәдәниятен, көнкүрешен күрсәтә, 72 татар авылының үткәне һәм бүгенге хәле турында сөйли. “Моңа кадәр Оренбур татарлары турында китап булмады. Бу китапны язуга мин гомерем буе килдем”, ди китап авторы.

“Оренбур татарлары” китабы белән чит ил галимнәре дә кызыксына. Кичәдә Германиядән килгән Гамбург университеты галиме, журналист, тарихчы Марлиз Бильц катнашты. Ул татарлар турында докторлык диссертациясен яза.

Китап авторы Рәшит Искәндәров

“Шуңа күрә мин татар телен өйрәнмичә булдыра алмадым. Бу юлы да Оренбурга килүемнең максаты - архивта эшләп, яңа материаллар җыю”, диде галим.

Тантанага төбәкнең төрле район-авылларыннан да килүчеләр күп булды. Бу көнне Матвеевка, Сакмар, Саракташ, Беляевка районнарыннан килүчеләр өчен китапта үз авылларының тарихын уку икеләтә шатлык булды.


Китап авторы Рәшит Искәндәров Оренбур татарлары фольклоры хакында китапта язса, Каргалы авылы һәм Алабайтал авылы фольклор коллективлары аны сәхнәдә күрсәтте.

Шулай итеп, тарихчы Рәшит Шәриф улы Искәндәров иҗат иткән “Оренбур татарлары” исемле тарихи- энциклопедик очеркны тантаналы рәвештә тәкъдим итү кичәсен үткәрү – ул Оренбур татарларының тагын да Оренбур далаларында таралу процессына игътибар юнәлтү дигән сүз. Ә бу инде татарларның җирле халык булуына дәлил.
XS
SM
MD
LG