Accessibility links

Кайнар хәбәр

Димитровград шәһәрендәге татар мәктәбенә 5 ел


Сембер өлкәсенең Димитровград шәһәрендәге татар мәктәбенең 5 еллык юбилее олуг бәйрәмдәй узды.

Аның директоры Мөнирә Джумаева җепшеклек елларында шәһәр мәгариф идарәсе хезмәткәре иде. Шәһәрнең 9-нчы мәктәбендә татар теле түгәрәге ачып җибәрү дә – аның фидакарьлеге нәтиҗәсе. Бәйрәм алдыннан аның белән әңгәмә корып алу мөмкинлеге дә табылды.

- Өлкә үзәгеннән уздырып, ничек бу мәктәпне ачып җибәрә алдың?

- Түгәрәк, факультативларда гына ана телен иңдерүнең әллә ни нәтиҗә бирмәячәге 90-нчы елларда ук аңлашыла иде. 6 дәрестә утырып арыган баланы тагын өстәмә дәрескә калдырып, ана теле белән кызыксындыру авыр иде, әлбәттә. Теләсә нинди фән булмасын – шулай инде ул. Шунлыктан, башта аерым татар сыйныфлары ачып җибәрдек. Ата-аналар да моны җылы кабул иттеләр.

- Өстән – түрәләр тарафыннан моңа каршылыклар булмадымы соң?

- Анысы булмады. Ул вакыттагы РОНО башлыгы Александр Кузин курсларга җибәрә иде. Китаплар алырга матди ярдәм дә күрсәтте. Мәктәп ачуда исә башка ана теле укытучылары да зур ярдәм күрсәттеләр. Һәм Сергей Иванович Морозовның шәһәр мэры булып сайлануы хәлиткеч роль уйнады. Ул зур кызыксыну белдерде һәм ярдәм итте. Татар балаларын бер җиргә туплап, ана телен, тарихыбызны укыту кирәк, дигәнгә җылы карашы да зур өлеш кертте.

- Шөкер, уңышлы гына эшләп киләсез. Тик заманалар тагын да катылана бара бит әле. 309-нчы оятсыз канун “региональ компонент” дигәненә дә “табу” чәпегән шартларда эшләр шулай бара алырмы?

- Алыр, дип өметләнәсе килә инде. Чөнки бүгенгә кадәр бу закон турында мәгълүмат чаралары аша гына ишетеп беләм. Мәгариф идарәсе бернинди дә үзгәрешләр кертмәде.

- Эш бит аның әлегә - бер елга кичектерелүендә генә. Татар җәмәгатьчелеге, Казан тырышлыгы аркасында. Киләсе елда аны тагын гамәлгә кертүләре бар. Шулай булса, нишләргә уйлыйсыз?

- Әлегә мин җавап бирергә авырсынам. Без, татар мәктәбе булганга, нинди генә формада булса да, ана телен өйрәтәчәкбез. Түгәрәк кенә булса, кызганыч инде, әлбәттә. Шулай да, балалар тупланган икән, ата-аналар тели икән, мәктәпне яшәтеп булыр, барыбер.

Мәктәпнең 5 еллык юбилеена исә аның хезмәткәрләре, укучылары һәм иганәчеләре зурлап әзерләнгәннәр. Күп кунаклар килде. Мәктәпнең үзешчән сәнгать коллективы килүче кунакларның һәрберсен менә ничек каршыладылар. Тантананы исә күренекле милләтпәрвар Равил Шафигуллин ачып җибәрде.

Чыгышлар, нигездә, мәктәпнең уңышлары, укучыларның югары үрләр яулавы, һәм бу уңышларга зур өлеш керткән шәхесләргә рәхмәт сүзләреннән торды, дияргә була.

Андыйларны санап узу да урынлы булыр кебек. Ул вакыттагы шәһәр башлыгы Сергей Морозов, мәгариф департаменты башлыгы Игорь Тихонов, БТК рәисе Ринат Закиров, Татарстанның мәгариф министры Фарис Харисов, малтабарлар Камил Мусин, Равил Кузахметов, Хәйдәр Галиуллин, Казанның 2-нче татар гимназиясе директоры Кәмәрия Хәмидуллина, Сарытау гимназиясе директоры Зәкия Салазкина, ул вакыттагы җирле мәгълүмәт чаралары җитәкчеләре - “Өмет” газеты редакторы Исхак Хәлимев, “Чишмә” исемле телевизион тапшыруның алып баручысы Рамис Сафин, кануннар чыгару җыелышы депутаты Габделхак Морзаханов, Мәләкәс автономиясенең элекке рәисе, “Сөембикә” җәмгыяте җитәкчесе Роза Әхмәтҗанова, бүгенге автономия рәисе күренекле малтабар Риваль Идрисов.

Хәер, соңгысы ярдәмче генә түгел, мәктәпне ачуда хәлиткеч роль уйнаган олуг шәхес тә әле. Нәкъ аның матди ярдәме аркасында гына мәктәп өчен билгеләнгән җимерек үк диярлек бинаны ремонтлап сафка бастыру мөмкин булды ич.

Һәм бүгенге тантаналы чарада катнашучылар өчен нигъмәтле ризыклар белән тулган өстәлләр әзерләү дә – аның хезмәте. Шуны да өстәп әйтергә кирәктер: нәкъ Риваль Идрисовтай егет-кызларыбыз милләтебезнең иң яхшы сыйфатларын чагылдыра да.
XS
SM
MD
LG