Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самар башкортлары китап чыгара башлады


Самар өлкәсендә яшәүче Мәргүбә ханым Гарифова “Дөнья матур” дип аталган китап чыгарса, ә Сәлимә ханым Краснова-Игенбетова үзенең шигъри җыентыгына “Иген” исемен биргән.

Самар өлкәсендә татарлар 127 мең исәпләнсә, башкортлар 7 мең тирәсе генә. Шуларның күпчелеге өлкәнең көньягында яши. Гомерен авыл җирендә үткәргән Мәргүбә ханым Гарифова 134 битлек шигъри җыентык чыгарды. Шул битләр 126 шигырьне эченә алган.

“Дөнья матур” исемле китапчыкны игътибар белән укып чыккач авыр хисләргә чумасың да, Мәргүбә ханымның гаҗәеп оптимистик шәхес икәненә сокланасың. Өлкәнең Зур Черниговка районында урнашкан Кыпсак авылында көн күргән ханым сәясәт үзгәрүе нәтиҗәсендә крестьян яшәешенең нинди фаҗигаларга дучар булуын әрнеп яза. Мәгънәсе тетрәтерлек.

Халыкның әхлагы начар якка үзгәрә, эш юк, ашлык юк, урлау, исереклек. Нинди генә кыенлыклар кичермәсен Мәргүбә ханым якты киләчәккә өмет тота. Башкорт мәктәпләре ябылган, телне өйрәтмиләр, җирләр сөрелми, колхозның соңгы җимерек биналарын сүтеп кемдер мунча, кемдер абзар сала.

Менә шул мохиттә дә җирдә үскән, җир тәмен татыган авыл кешесе үрләргә сузылмый, булганына канәгать һәм куана белә. Ул үз авыл тыкрыгын гына түгел, ул Русияне сөя.

Мин йәшәйем Рәсәйдә,
Нык һөйәмен илемде
Кәрәге юк миңа Америка,
Кәрәге юк миңа Франция.
Миңа белем бирдең, ашаттың-эчердең,
Айырылмайым һинән, Рәсәй.


Китаптагы шигъри юлларда мәхәббәт тә, нәфрәт тә, вәгазь дә, өмет тә бар. 83 яшьлек Мәргүбә ханым барлык измнарны күреп, яхшысын, яманын кичереп пенсия алганына кинәнеп гомерен шигъри юлларга сыйдырган.

Ә менә Самарда яшәүче эшмәкәр Сәлимә ханым Краснова-Игенбетова үзенең шигъри җыентыгына “Иген” исемен биргән. Автор бу китабын ире Анатолийның 70 еллыгына һәм улы Игорьнең 40 яшьлегенә багышлый.

Бер милләт. Икесе дә башкорт. Берсе гомерен туфракта уздырса, икенчесе – алтын, бәллүр, чәчәкләр, мул тормыш, кәттә дуслар арасында гомер иткәнгә рухи офыкның угы икенче якка юнәлгән. Шигырьләрдә шатлык, куаныч, бәхет, саф мәхәббәт, йөрәк сере, яшьлек.

Байлык кешенең сәяхәт офыгын бермә-бер киңәйтә. Шуңа да җыентыкта Греция тауларына, диңгез кыяларына соклану урын алган. Бер ватанда, бер башкорт халкы. Ике башкорт поляр аермалык китаплар бастырды. Китапларда сыйнфый көрәш юк, ләкин дә бүгенге сыйнфый аермалык ярылып ята.
XS
SM
MD
LG