Accessibility links

Кайнар хәбәр

Физикада Нобель бүләге ияләре игълан ителде


Швеция башкаласы Стокһольмда физика фәнендәге уңышлары өчен 2009 елгы Нобель бүләгенә 3 галим лаек, дип табылды.

Бүләкне Британия һәм АКШ ватандашы булган Кытай галиме Чарльз Као, американ Джордж Смит һәм АКШ вә Канада ватандашлыгына ия булган Уиллард Бойл алды.

Быел бүләк 10 миллион швед кронасы, ягъни 1 миллион чамасы евро тәшкил итә.

Чәршәмбе көнне Стокһольмда химия өлкәсендә җиңүчеләр игълан ителәчәк.
XS
SM
MD
LG