Accessibility links

Кайнар хәбәр

Анна Политковская үлеменә 3 ел


“Новая газета” журналистын үтерүдә шикләнелгән яңа кешеләр аталды. Мәхкәмә һөҗүмне тикшерү эшен кире прокуратурага җибәргән иде.

Анна Политковская эшендә яңа гаепле кешеләр булуы турында кичә “Новая газета” мөхаррире Сергей Соколов хәбәр итте.

“Әни үтерелгәннән бирле 3 ел узды. Әлбәттә, безнең гаилә үтерүгә катнашы булганнар кайчан да булса табылыр һәм җәзасын алыр дигән өметен югалта бара. Вакыт үтү белән ул кешеләрне табу мөмкинлекләре дә кими”, дип сөйләде Анна Политковскаяның кызы Вера.

Элек гаепләнүчеләрне аклау карары чыгарылгач күпләр үтерүне тикшергән Петрос Гарибян җитәкчеленендәге төркем эшенә кәнәгатьсезлек белдерде. Югары мәхкәмә эшне өстәмә тикшерүгә прокуратурага җибәрде.

“Тикшерүчеләргә яңа мөмкинлек бирелде. Бу соңгы мөмкинлек, алар аны куллансын иде”, диде Политковскаяның улы Илья.

Бүген Мәскәүдә журналист истәлегенә багышланган урам җыены үтә.

Инде хәбәр ителгәнчә, Анна Политковскаяны искә алу чараларында катнашыр өчен килергә телән чит ил журналистларына Русиягә керү рөхсәте бирелмәде. “Чикләрне танымаган хәбәрчеләр” оешмасы моңа борчылу белдерде.
XS
SM
MD
LG