Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембердә Анна Политковскаяны искә алдылар


Ул шәһәрнең нәкъ үзәгендә – Гончаров һәм Ленин урамнары кисешендәге скверда оештырылды.

Пикетта менә нинди плакат-шигарьләр бар иде. Мәрхүмәнең сурәте астында “Хак сөйләгәне өчен үтерелде”, “Политковскаяны үтерүчеләрне табыгыз!”дигән өндәмә урын алган.

Анна Поитковская язмалары басылган газетлардан кисәкләр.

Шигарьләрне тотып торучылар арасында Ичкерия-инфо белән хезмәттәшлек иткән өчен зур эзәрлекләүләргә дучар ителгән Сергей Крюков та бар иде.

“Хакыйкать бар ул: җинаятьләрнең тамырлары хакимияткә барып тоташа. Русия хакимиятендә бүгенге персонажлар торганда, гаеплеләрне табу мөмкин дә түгелдер. Пикетның максаты исә – хакимият кылган җинаятьләрне халыкның исенә төшереп тору. Чөнки беркем дә андый вәхши гамәлләр ихтималыннан азат түгел. Кызганыч, үтерүләрчене таба алмаслардыр. Листьев, Холодов, Щекочихин кебекләрне үтерүчеләр дә табылмады. Әмма ышанасы килә, чөнки өметсез шайтан гына, диләр бит”, диде ул.

6 пикетчыны формадагы 4 хокук саклау органнары вәкилләре һәм хакимияттән яшь кызлар һәм егетләр “саклап” тордылар. Аннан тыш та Гончаров урамында ике ГИБДД машинасы, ә сквер артында милицияле ике гади җиңел машина саклый иде.
Урамнан узучылардан да, пикетчылар янында тукталып, аларның язмалары белән танышып үтүчеләр булды. Шуларның икесе белән фикер алышу да мөмкин булды.

Бер урыс агае болай диде: “Мин Политковскаяны телевизор аша гына беләм. Әмма миңа шунысы кызганыч: аның телевизор аша бирелгән репортажларында безнекеләр тискәре кыяфәттә күрсәтелә иде. Ә чеченнарны без бандитлар дип санасак та, ул уңай карашлы булды. Бәлки ул ялгышкандыр да. Ләкин моның өчен аның гомерен кисү – дөрес түгел”, диде.

Ә хәзер татар хатыны мондый фикердә: “Безнең Русиядә беркайчан да дөреслек булмады. Белмим, нинди илдер инде бу. Халык өчен берни дә эшләмиләр. Кирәкләре дә юк. Дөрес түгел мондый хәл. Бик дөрес эшлиләр пикетчылар. Политковская да дөрес эшләде. Тик моның өчен аны үтерү кирәкмәс иде. Һәм инде үтерүчеләрне ничә еллар эзлиләр – таба алмыйлар. Һәм тапмаслар да”.

Пикетчылар “Новая газета”ның 30 сентябрь санында басылган язма нөсхәләрен дә тараттылар. Анда сүз сугыш ветераннарының һәм “Наши” хәрәкәтенең ачуын чыгарган Александр Подрабинекка карата алып барылучы гамәлләр турында бара. Монысы да, “одобрямсь”ка күнеккән халаек өчен, үз фикереңне әйтүне дә җинаятькә тиңләү гадәте чагылышы гынадыр. Хәер, күренекле хокук яклаучы Подрабинекка карата каршылыклар турында аерым сөйләшү дә комачауламас иде кебек…

Ә әлегә – пикетның финалында гаҗәеп бер күренеш турында сүз таләп ителәдер. Пикетчылар, кәгазьләрен җыеп алгач, үзара гапләшеп торалар. Милиция хезмәткәре килеп, “Нигә таралмыйсыз?” дип сорый. Хәер, аның максаты бөтенләй башка булып чыкты. Аны бары тик “Ичкерия-Инфо” сайтында үз язмаларын бастырган өчен эзәрекләнгән Сергей Крюков кына кызыксындырган икән. Өлкән лейтенант Ринат Хафизов, экстремизмга каршы көрәш буенча өлкән оперпалнамуч сыйфатында, Сергей Крюковның паспортын сорап алды да, машинасы янына алып китте. Башкалар да алар артыннан ияреп барганнар иде дә… машинага утыртылган Сергейны озатып кына калдылар.
XS
SM
MD
LG