Accessibility links

Кайнар хәбәр

Берлускони премьер урыныннан китәргә җыенмый


Италия премьер-министры Сильвио Берлускони “тагын да күбрәк сабырлыгын җыеп” ил белән идарәне дәвам итәчәген белдерде. Аны коррупциядә гаепләүне ул “көлке” дип атады.

Чәршәмбе көнне Италиянең конституция мәхкәмәсе дәүләт рәсмиләренең хөкемгә тартылмау хокукы турында узган ел кабул ителгән канунның конституциягә каршы килүе турында карар чыгарды.

Бу Берлусконига каршы ачылган ике җинаять эшенең дәвам иттерү ихтималын аңлата.

XS
SM
MD
LG