Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия һәм Әрмәнстан дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштырырга килеште


Цюрих – Шимбә көнне Төркия һәм Әрмәнстан дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыру турында килешү имзалады.

Бу тарихи документны ике илнең тышкы эшләр министрлары – Эдуард Налбандян һәм Әхмәт Давытоглы имзалады.

Цюрих университетында үткән тантанада АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон, Русия һәм Франция тышкы эшләр министрлары Сергей Лавров һәм Бернард Кушнер, Европа Берлегенең тышкы сәясәт башлыгы Һавьер Солана катнашты.

Тарафлар соңгы минутта документка үзгәреш кертү теләген белдерү аркасында тантана өч сәгатькә кичектерелде.

Әрмән һәм төрек милләтчеләре бу килешүгә аяк чалырга тырышты.

Документ гамәлгә керсен өчен аны ике илнең парламентлары расларга тиеш булачак.

Төркия белән Әрмәнстан арасында мөнәсәбәтләр бер гасыр чамасы бозылан хәлдә иде. Беренче дөнья сугышы вакытында Госманлы Төркиядә бер миллионга якын әрмәннең үтерелүен Әрманстан геноцид дип атый. Төркия моны кире кага.
XS
SM
MD
LG