Казан – Бүген Казанда Хәтер көне үтте. Бу чара инде 20-нче мәртәбә уздырыла. Казандагы хәбәрчебез әйтүенчә, быелгы Хәтер көнендә узган ел белән чагыштырганда күбрәк кеше катнашкан. Чаллыдан, Уфадан йөзләгән кеше махсус килгән. Оештыручылар әйтүенчә, Ирек мәйданына барлыгы 400-ләп кеше җыелган.
Җыенда рухи һәм милли бәйсезлеккә өндәгән чыгышлар ясалган. “Азатлык!”, “Бәйсезлек!”, “Татарлар берләшегез!” дигән шигарләр яңгыраган. Хәтер көненнән махсус репортажны бу биттә таба аласыз.
Җыенда рухи һәм милли бәйсезлеккә өндәгән чыгышлар ясалган. “Азатлык!”, “Бәйсезлек!”, “Татарлар берләшегез!” дигән шигарләр яңгыраган. Хәтер көненнән махсус репортажны бу биттә таба аласыз.