Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан Һилларины көтә


Һиллари Клинтонның Казанга килүе Татарстан җәмәгатьчелегендә зур кызыксыну уятты. Күренекле сәясәтчеләр һәм җәмәгать эшлеклеләре Казан кунагына үзләренең тәкъдимнәрен, теләкләрен ишеттерергә тели.

Татарстанның барлык газет-журналлары сишәмбе көнне Һиллари Клинтонның Казанга килүе турында язмалар урнаштырды. Бу хәбәрләр нигездә бер үк сүзләрне кабатлый: Һиллари Клинтон Казанга килә, рәхим итегез, Һиллари Клинтон. Бу кунакның килүе турында хәбәр чыккач та, Казан мәчетләренең берсендәге имам-хатыйп Һиллари Клинтонга ислам динен өйрәнүне тәкъдим итәргә теләвен белдерде.

“Казанские ведомости” газеты Һиллари ханым чәршәмбе иртән “Эхо-Москвы” радиосында чыгыш ясавын, аннары Мәскәү университеты студентлары белән очрашуын, төштән соң Казанга килергә тиешлеген хәбәр итә. Ул монда Казан Кирмәнендәге Кол Шәриф мәчете, Благовещение чиркәве белән танышырга, Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев белән әңгәмә корырга җыена. Һиллари Клинтон Русияне аңлар өчен Казанны күрергә тели, дип яза “Казанские ведомости” газеты хәбәрчесе Айгөл Шәрәфиева. Газетта гади кешеләрнең фикерләре дә урнаштырылган.

Казан финанс икътисад институты укытучысы Владимир Шогин, Барак Обаманың Нобель бүләген алуына шатлануын белдергән.
Үзбәкстаннан улы янына Казанга кунакка килгән Хәйдәр Имимов, кунак ханым безгә дә керсен, ди. Җиләк кайнатмасы, кипкән алмалар белән сыйларга вәгъдә итә. Тәнзилә Абдуллина, Кол Шәриф мәчетен күрсәтергә, матур яулык бүләк итәргә теләр иде. Галина Якунина җимерек юллардан йөртергә теләр иде. Икенче сыйныфта укучы Вика Һиллари Клинтонны әти-әнисе белән таныштырырга тели.
Рафаэль Хәкимов


Элек президент киңәшчесе булып эшләгән, хәзерге вакытта Фәннәр академиясенең Тарих институты директоры Рафаэль Хәкимов фикерләре мондый. “Русия тышкы эшләр министры кунакларга Түбән Новгород яки Самарны күрсәтергә теләгән. Ләкин Һиллари Клинтон Казанны сайлаган. Быел Казанга Төркия президенты, элегрәк Кытай, Чехия җитәкчеләре килгән иде”, ди Хәкимов.

Аның фикеренчә, милләтара проблемаларны хәл итү буенча Татарстан моделе термины 1995 елда Гарвард университетында туган. "Билгеле профессор Хорвиц Татарстанда да Босниядәге кебек конфликт килеп чыгар дип уйлады. Ләкин бу фараз тормышка ашмады. Нәтиҗәдә бик күп экспертлар Татарстан турында үз карашларын үзгәртте. Милләтара татулык булсын өчен мәнфәгатьләр тигезлеге булырга тиеш. Бер генә халык та, бер генә дин вәкиле дә үзләренең кыерсытылган итеп хис итәргә тиеш түгел", ди ул. Шулай итеп, Рафаэль Хәкимов үзенең теләкләрен алдан ук Америка вәкилләренә җиткергән булып чыкты.

Индус Таһиров
Академик Индус Таһиров Һиллари Клинтонга ике теләк барлыгын белдерде: “Мин Клинтон ханымнан Татарстанның махсус статусын яклавын теләр идем. Төрле мөмкинлекләрне файдаланып: халыкара мәйданда да, Русия җитәкчеләре белән эш иткәндә дә Татарстанның статусы, аның бүгенге позициясе Русиянең бөтенлеген саклауда зур бер фактор булуын әйтә килсен иде. Шулай булса, әлбәттә безнең өчен иң уңайлы хезмәтләрнең берсе булыр иде бу ханымның. Икенчедән, дөньядагы татар халкының хокукларын яклауны да онытмасын иде. Чөнки безнең халкыбыз Татарстанда гына түгел, ә дөнья яшәешенә үз өлешен кертә. Менә шуларны истә тотып эш итсен иде Америка хөкүмәте”, диде Индус Таһиров.

Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге 2-нче санлы гимназия мөдире, Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Кәмәрия Хәмидуллина Һиллари ханым белән очрашып, фикер алышу теләге белән рәсми оешмаларга алдан ук мөрәҗәгать итеп караган. Әмма Татарстан хатын-кызлары һәм “Ак калфак” иҗтимагый оешмалары җитәкчеләренең бергәләшеп Һиллари Клинтон белән күзгә-күз очрашуы насыйп булмаган.

“Һиллари Клинтон белән кара-каршы утырып сөйләшү мөмкинлеге туган булса, бүгенге көндә җир йөзендәге балаларның ана телендә белем, тәрбия алуның әһәмияте турында фикер алышыр идем. Гомумән күпмилләтле Русиядә милли телләр, тарих, мәдәният нигезендә балалар тәрбияләү мәсьәләләрен күтәргән булыр идем”, диде Кәмәрия Хәмидуллина.

Америкадан килгән дәүләт эшлеклесе белән очрашып, үз тәкъдимнәрен, теләкләрен җиткерергә теләүче кешеләр бик күп. Һәм күпчелек сәясәткә артык тирән кермичә, кунакчыллык гадәте белән дөньяда танылган ханымны көтеп калалар.
XS
SM
MD
LG