Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембердә Медведевны каршыларга әзерләнәләр


Югары дәрәҗәле кунакның килүе ноябрь ахырында көтелә. Идел аша яңа күперне ачу тантанасында ул да катнашырга ниятли икән.

Күптән төзелеп килүче бу күпернең әһәмияте бөтен Русия өчен дә бик зур. Чөнки Казан белән Тольятти шәһәрләре арасындагы Сембернең бердән-бер иске күперендә “бөкеләр” – даими күренеш.

Әлбәттә, күперне ачу тантанасына җирле җитәкчелек ныклап әзерләнә. Шул ук вакытта оппозиция дә илбашының килүеннән үзенчә файдаланып калырга тырыша. Президентның килүе юлында ялгыз пикетчылар урнаштыру мөмкинлеге карала, ди. Шигарьләре Мәскәүдә оештырылган пикетта кулланылганнары булачак: “Губернаторны – отставкага!”, “Ульян хакимиятен бизнестан аерыгыз!”, ”Шәһәр башлыгын халык сайларга тиеш!” һәм башкалар.

Шул арада элегрәк узган “Публичное слушание” дигән чарага бәя бирү өчен “Россия патриотлары берлеге” әгъзалары җыелып сөйләште. Бу берлеккә хакимиятне өнәмәүче төрле сәяси фиркаләр һәм иҗтимагый оешмалар керә. Очрашуда шәһәр Думасы рәисе Василий Гвоздев оештырган “Публичное слушание” кискен тәнкыйтьләнә. Хәйләләп, барча демократик әсәсларны “астын-өскә китерү”дә гаеплиләр аны.

Оппозиция үзен дә таркаулыкта һәм беркатлыкта гаепләп чыкты. Һәм, идеологик карашлар тәңгәл килмәсә дә, берләшергә карар кылды. Тәнкыйть белән генә мавыкмаска, ә анык гамәлләр кылырга. Һәм моның өчен аерым план да кабул иттеләр. Әйтик, президентның Сембергә килүеннән файдаланып, илбашы өчен әзерләнгән “матур сурәтләнгән картинага” төзәтмәләр кертү. Дөрес, оппозиция үзе дә Медведевны каршылау юлында ялгыз пикетчылар басып торуына мөмкинлек бирмәсләр, дип уйлый. Шунлыктан башка мөмкинлекләрне дә барларга булдылар. Вакыт бар бит әле – 20 ноябрьгә кадәр.

Һәркемнең – үз кайгысы. Армия офицерларының хатыннары армияне яклау буенча Ленинның 100 еллыгы мәйданында митинг уздырдылар. Ханымнар нәкъ үзләренең чыгуын “Офицерларның протест белдерергә хокуклары юк, һәм аларга реформаны тикшерү һәм армиядәге кәефләр турында сүз тоту бөтенләй тыелган”, дип аңлаталар. Ханымнарны бигрәк тә армияне кыскарту, хәрби частьләрне таркату, кыскартылган офицерларга пособие дә түләмәү, аларның гаиләләре киләчәгенә битарафлык кебек күренешләр борчый икән.

Митинг кабул иткән резолюцияне президент Медведев һәм Саклану министры Сердюков исеменә җибәрергә карар кылдылар. Анда армиядәге реформаларның максатын һәм мәгънәсен аңлату, реформалар барышының җәмәгатьчелек күзәтүе астында булуы, кыскартылганнарга социаль гарантияләр турында да таләпләр бар.

Һәркемнең үз кайгысы, үз мәнфәгате. Бөтен ил Япончик атамалы криминал авторитетның вакытсыз үлеме өчен “кайгыра” һәм кайнар мәхәббәткә лаек булган паханны үтерүчеләрне алкышлый.

“Наши” дигәннәре, сугыш ветераннары белән берләшеп, хокук яклаучы Александр Подрабинекны фаш итәләр. Икътисад үсеше министры Эльвира Нәбиуллина белдерүенчә, 2014 елда гадәти электр лампалары бөтенләй сатылмаячак. Ә яңасының берсе 1000 рубль торачак.

Илбашы Медведев, Орлов өлкәсендә эш сәфәре вакытында шикәр чөгендере җыюда катнашты һәм тарихка кереп калырлык тәгъбир белдерде: “Бу – бик җиңел эш икән, машина үзе колея сайлый!”

Шөкер, машинага “колея сайлау” хокукы бирелгән. Ә менә урыс булмаган милләтләрдән бу хокук бөтенләй тартып алынган һәм кайчан кайтарылачагы да мәгълүм түгел…
XS
SM
MD
LG