Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфадагы татар активистлары үзләрен сатуга зарлана


14 октябрь Уфада Бөтендөнья татарлары Конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров булып китте. Аны республика йортында Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов кабул итте.

Сөйләшүдә Башкортстан һәм Татарстан арасында мәдәният, фән һәм мәгариф өлкәләрендә хезмәттәшлек мәсьәләләре тикшерелгән. Болар хакында рәсми мәгълүмат чаралары хәбәр итте.

Мортаза Рәхимов белән очрашудан соң Ринат Закиров Башкортстан телевидениесенә әңгәмә биреп, биредә татарларның телләрен, мәдәниятләрен, гореф-гадәтләрен саклау өчен бөтен шартлар да булуын, республиканың районнарында татар балаларының туган телләрен өйрәнә алулары уңаеннан шатлануын белдерде.

Соңгы берничә елда гына да республика буенча өч йөздән артык татар мәктәбе бетерелүе, башкала мәктәпләрендә татар сыйныфлары ябылуы, шул исәптән “Әлифба” исемле башлангыч татар гимназиясенең ябылу вакыйгаларын, Габдулла Тукай исемендәге татар гимназиясе итеп төзелә башлаган бинаны җимерүләрне Закиров “яхшы шартлар” дип бәяләде.

Телевидениегә биргән әңгәмәсендә Ринат Закиров республика башы белән алдагы ел башында Уфада Башкортстан татарлары конгрессы үтәчәге хакында килешү булуын һәм аңа яңа көчләр җәлеп ителәчәгән белдерде.

Ринат Закиров Уфага сәфәрендә Башкортстан татарлары Конгрессы башкарма комитеты җитәкчеләре белән очрашмады. Башкортстан татарлары Конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары Рамил Бигнов бу сәфәрне интернеттан гына белүен ирештерде. Рамил Бигнов Ринат Закировны Башкортстан татарлары мәнфәгатен сатып йөрүче дип бәяләде һәм моны “чираттагы тапкыр аркага пычак белән кадау”, диде.
XS
SM
MD
LG