Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дума фетнәсе бер көндә бетте


Думадагы өч фракция, җирле сайлау нәтиҗәләренә протест йөзеннән, утырышны ташлап чыгып киткән иде. Икенче көнгә шуларның икесе кире кайтырга булды.

Чәршәмбедә Советлар берлеге җимерелгәннән бирле беренче тапкыр Русиянең канун чыгару җыелышында бер генә партия утырып калды – хакимияттәге Бердәм Русия фиркасе.

Калган өч фракция депутатлары, 11 октябрьдә үткән җирле сайлау нәтиҗәләренә протест белдереп, утырышны ташлап чыгып китте. Русиянең 75 төбәгендә үткән ул сайлауларда зур өстенлек белән Бердәм Русия җиңгән иде.

Башта утырышлар залыннан Либерал-демократлар партиясе (ЛДПР) депутатлары чыгып китте. Соңнан аларга коммунистлар һәм Гадел Русия депутатлары кушылды.

Владимир Жириновский
ЛДПР җитәкчесе Владимир Жириновский тавышларны бар урыннарда кабат санап чыгарга, ә җирле парламентлар сайланган өч төбәктә кабат сайлаулар үткәрергә таләп итте:

“Безнең таләп – бар ил буйлап тавышларны кабат санарга. Мәскәү шәһәрендә, Тула өлкәсендә һәм Мари Эл республикасында нәтиҗәләрне көчтән чыгарырга һәм март аенда кабат сайлаулар үткәрергә. ”

Бердәм Русия рәсмиләре бу гаепләүләрне кире какты. Партиянең югары шура рәисе Борис Грызлов өч партиянең думаны ташлап китүен “саботаж”, “тотрыклылыкны какшату” нияте дип атады.

Партиянең әйдаманы саналган премьер-министр Владимир Путин, нәтиҗәләрнең дөреслегендә шикләнүчеләргә мәхкәмәгә барырга киңәш итте.

Президент Дмитрий Медведев бер белдерү дә ясамады. Аның фракция җитәкчеләре белән еллык юллама мәсьәләсендә очрашуы 27 октябрьдә үтергә тиеш иде.

Максат нинди булган?

Атнакич көнне президент сүзчесе Наталья Тимакова, Медведев фракция җитәкчеләре белән телефон аша сөйләште, ул алар белән киләсе атнада ук очрашырга мөмкин, дип белдерде.

Дума рәисе Борис Грызлов та фракция җитәкчеләре белән очрашты. Бу очрашудан соң ЛДПР һәм Гадел Русия фракцияләре дума эшенә кайтырга карар иткән. Коммунистлар әлегә байкотларын дәвам итә. Ләкин, Жириновский сүзләренчә, 21 октябрьдә үтәчәк бюджет тикшерү утырышында бар фракцияләр дә катнашачак.

Шулай итеп, Думада бер көнлек фетнә тәмам дип әйтергә була. Хәзер күзәтүчеләр бу тамашаның максаты нәрсәдә булган дип баш вата. Оппозициядә саналсалар да, бу партияләрнең моңарчы шулай бергәләп Кремльгә каршы чыкканнары юк иде.

Русия матбугатында бу уңайдан күп төрле фаразлар бәян ителә. Кайбер аналитиклар Жириновскийның үз белдерүләрен беркайчан да юкка гына ясамаганына игътибар итә.

ЛДПР куйган таләпләр арасында 10 елдан күбрәк эшләгән мэрларны һәм губернаторларны, шулай ук, сайлау комиссиясе башлыгын урыннарын алу таләбе дә бар.

Сайлау комиссиясе башлыгы Владимир Чуров Думадагы вакыйганы Русиягә “югары кунак килү уңаеннан оештырылган сәясәт” дип атады.

Чуров кунакның исемен атамады. Бу атнада Русиягә ике көнлек сәфәр белән АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон килеп киткән иде.
XS
SM
MD
LG