Accessibility links

Сембердәге катнаш халыклы авылларда милли йөзебезне саклап була


Өлкәнең Ульянов районы Зеленая рощада татар рухын саклаучылар, шөкер, байтак. Аның оеткысы һәм төп терәге булып Мәхмүт Кадралиев тора.

Андый авылларның күплеге – Ульян өлкәсендә туган “бөек” идеолог Сусловның эшчәнлеге нәтиҗәсе. Татарстанны талау хисабына, аның белән күрше өлкәдә таркалып беткән урыс авылларында эшкәртү цехлары, эре дуңгыз комплекслары төзелде. Бөлгенлектән интеккән Чүпрәле, Буа районнарының татары-чуашы бирегә агылды.

Халкының өчтән бере урыс, шул ук сандагы татар-чуашлы авыллар бихисап үрчеде. Бүген аларның күпчелегендә татар-чуаш исе дә килми инде, диярлек. Шөкер, Скугареевка, Красный Гуляй кебек авылларда – беркадәр татар рухы сакланган әле. Тик монысы да үз милләтенә җаны-тәне белән бирелгән милләтпәрварлар табылган авылларда гына.

Өлкәнең Ульянов районы Зеленая рощада татар рухын саклаучылар, шөкер, байтак. Аның оеткысы һәм төп терәге булып Мәхмүт Кадралиев тора.

Авылда мәчет төзетү, мөселман зиратын койма белән уратып алу - Үзбәкстанда туып үскән, элегрәк үзешчән сәнгать түгәрәген оештырган Мәхмүт Кадралиев эшчәнлеге нәтиҗәләре. Һәм мәчетнең бүгенге абруе да.

Хәтта саф татар авылларында да байтак акча сарыф итеп төзелгән мәчетләр арасында тирә-ягын чүп үләннәр басып алган, тынычлыгын тутыгып беткән йозакка тапшырган бичара биналар да бар. Мәчет бинасы дип булмый, чөнки “мәчет” сүзе “сәҗдә кылу урыны” дип тәрҗемә ителә ич.

Ә Зеленая роща мәчете исә сәҗдә кылу урыны гына түгел – катнаш халыклы авылда яшәүче татарның үзәге, өмете һәм аларны туплау чарасы да. Биредә яшь буын өчен мәдрәсә дә эшләп килә. Авылга чакыруның сәбәбе дә – мәдрәсәдә яңа уку елы башлану уңаеннан. Халык җыелганчы, Мәхмүт хәзрәт белән әңгәмә дә корып алдык. "Бинагыз матурлап бизәлгән, җирле музеегыз бай, кунакларга мул өстәл әзерләгәнсез. Чыганакларын каян соң?", дигән сорауга ул болай дип җавап бирде.

"Беренчедән, халыкның тырышлыгы, аның сәдакалары белән көн күрәбез. Икенчедән, аны зур шатлык белән әйтә алабыз – президент администрациясе җитәкчелегендә “Фонд содействия Исламской культуре, науке и образованию” дигән фонд грантлар бирә. Шундый грантка без дә лаек булдык. Шул акчаны кабинетлар җиһазлауга, келәмнәр алырга тоттык. Газ, электр өчен бурычларыбызны түләдек. Коридорлар идәннәрен пластиклар белән капларга ниятебез бар", диде.

Мәхмүт хәзрәт үзе мәчеттә мөгаллим вазыйфаларын башкара. Ә имам-хатыйп вазыйфаларын Максуд хәзрәт Хәйруллинга тәкъдим иткән. "Без грантка балалар укытабыз. Алар безнең киләчәгебез, безгә алмаш алар. Аларга компьютерлар алып куйдык. Үле кирәк-яраклары хәстәрләдек. Аллага шөкер. Грант бирүчеләргә олуг рәхмәтләр укыйбыз", диде Максуд хәзрәт Хәйруллин.

Чакырылган кунаклар башта мәчет бинасында урнашкан – динебезгә генә түгел, гомумән, татар халкының мәдәни мирасына да багышланган ифрат та бай эчтәлекле музей белән дә таныштылар. Оештырылган чарада рәсми җитәкчеләр дә катнашты: Ульянов районы хакимияте башлыгының урынбасарлары Марат Әүхәдиев һәм Владимир Яровский, район хастаханәсенең баш табибы Владимир Сихалидзе, Зеленая роща поселениесе башлыгы Николай Грачев, җирле мәктәп директоры Надежда Плаксина… Чыгыш ясаучыларның барчасы да мәчет-мәдрәсәнең эшчәнлегенә югары бәя бирде. Ә мәктәп директоры Надежда ханым, факультатив сыйфатында гына булса да, мәктәптә дә шундый ук дәресләр оештыруны сорады.

Чыгышлардан соң, мәдрәсәнең нәни шәкертләре догалар укып үз белемнәрен күрсәтте. Чынлап та сокланырлык аһәң белән.
Соңрак булган фикер алышуда мәчет-мәдрәсәнең эшчәнлегенә бик югары бәя бирелде. Аның тәҗрибәсен башка авылларда да куллану мәслихәте дә белдерелде. Һәм бу – буш сүз булып кына калмас кебек. Икенче көнне үк район үзәге Ишеевка кәсәбәсеннән күңелле хәбәр килеп җитте. Район хакимиятендәге киңәшмәдә дә Зеленая роща мәчетенең эшчәнлегенең тәҗрибәсен башка катнаш халыклы авылларда да җәелдерү кирәклеге турында карар кабул ителгән.
XS
SM
MD
LG