Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Берлеге интернет китапханә ачырга җыена


Бу хакта "Book Fair -2009" китап күргәзмәсендә игълан ителде.

Анда 1952 елдан алып бүгенгәчә Европа Берлеге чыгарган мәкаләләр, документлар керергә тиеш.
Интернеттагы китапханә материалларын бушлай һәр кем куллана алачак. Европа Берлегенең телләр үсеше комитеты вәкиле Леонард Орбан әйткәнчә, барлык документлар 50 телгә тәрҗемә ителәчәк. Бу гамәл Берлекнең телләрнең төрлелеген үстерүгә күйган тырышлыгын да күрсәтәчәк, дип әйтә оештыручылар.

Шушы китапханә Берлекнең тарыхы белән танышырга, аңа булган алфикерне үзгәртергә ярдәм итәчәк, дип әйтә телләр үсеше комитеты вәкиле Орбан. Документларны электрон форматка күчерү 2008 елда башланган, бу проектка 2,5 миллион евро кертелгән.
XS
SM
MD
LG