Accessibility links

Кайнар хәбәр

Универсиаданың беренче корылмасы ачылды


Әлегә "Зилант" сараена рәшәткә аша гына карарга мөмкин
Әлегә "Зилант" сараена рәшәткә аша гына карарга мөмкин

15 ел буе ташландык хәлдә торган спорт корылмасы, ниһаять төзелеп бетте. Бу фикерне дүшәмбе, шәһәрнең Идел буе районының Мәүлетов урамында яшәүчеләр әйтте.

Алар сүзләренчә, бу урамда әле беркайчан да моның хәтлек күп кешенең җыелганы булмаган. Бүген исә, биредә 2013 елда узачак Универсиаданың беренче спорт корылмасы ачылды.

Сарайның исеме “Зилант”. Гомуми мәйданы 4 мең квадрат метр тәшкил итә, 1000 тамашачыны сыйдыра. Биредә яшьләр хоккей һәм фигуралы шуу белән шөгыльләнәчәк. Универсиада вакытында исә, әлеге корылмада воллейбол ярышлыры узыр дип көтелә.

“Зилант” ачылышында Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев тә катнашты. “Без сезнең белән Универсиада юлында бергә атлап барабыз. Әлегә үз-үзебезне бу чарага әзерлибез”, диде ул.

Казан хакимяите башлыгы Илсур Метшин исә, шәһәрдә Универсиада уеннарының узачагы билгеле булуына бер ел гына узуга карамастан, бүген башкалада дистәләгән спорт сараеның төзелүен ассызыклый. Универсиада аркасында, Идел буе районында гына да 12 яңа спорт сарае булдырылачак, ди Метшин.

Идел буе районында яшәүчеләр исә, мондый корылмаларның төзелешенә төрле караш белдерә. “Зилант” янында рәшәткә аша, Шәймиевнең чыкканын карарга дип җыелган кешеләр бу мәсьәлә буенча бераз сүзгә дә килде. Мәсәлән, Мәүлетов урамында яшәүче Фәгыйлә апа, “Зилант”ның төзелүенә бик шатлана. Яшьләр урамнан ераграк булып спортка якынаер иде, ди ул.

Әлеге бәхәстә катнашкан Роза ханым исә, “Зилант” ише корылмаларның байлар өчен генә салынуын әйтә. Аның фикеренчә, фәкыйрь гаиләләрнең үз балаларын мондый җирләргә шөгыльләнергә йөртергә мөмкинлеге булмаячак.

Шул тирәдә яшәүчеләрне иң борчыганы исә, Универсиада узу вакыты. “Бу көннәрдә әлеге биналар янында шау-шу булачак. Тыныч көннәр күрмибез”, дип зарланды алар. “Шунысы куандыра бу бәйгеләр берничә көн генә дәвам итәчәк”, ди Фәгыйлә апа.

Кызганыч, бу сөйләшүне яздырып барып булмады. Татарстан президенты Миңтимер Шәймиевнең 50гә якын сакчысы, рәшәткә артындагы “Зилант”ны, бина эчендәге җитәкчеләрне, шул исәптән рәшәткәнең тышкы ягында тәртипне дә саклады.
XS
SM
MD
LG