Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алабуга керәшеннәре Пыкрауны билгеләп үтте


Алабуга керәшен татарлары соңгы берничә елда беренче мәртәбә керәшен халкының иң яраткан бәйрәмнәреннән берсе Пыкрауны зурлап билгеләп үтте.

Алабуганың “Керәшеннәр” иҗтимагый оешмасы бу чарага багышлап зур концерт оештырды.

Концерт үзе Пыкраудан соңгарак калса да, быел анда күптәннән сәхнәләрне бизәп килүче өлкән яшьтәге сәнгать осталары белән бер рәттән Казаннан килгән яшь башкаручылар да катнашты.

“Керәшеннәр” оешмасы җитәкчесе Людмила Григорьева “Максатыбыз алабугаларны яңа йолдызлар иҗаты белән таныштыру, яшьләрнең репертуарын ветераннар җырлары һәм моңнары белән баету. Чөнки гореф-гадәтләрне һәм йолаларны нәкъ менә яшь буынны өйрәтү аша дәвам итәргә кирәк”, - ди.

Керәшен мәдәнияте һәм йолалары гомумән алганда православиегә таяна. Әмма аларда мәҗүсилек билгеләре дә ешь очрый. Алабугада үткән бәйрәмгә Казаннан килгән Татарстан керәшеннәре иҗтимагый оешмасы рәисе Иван Егоров хәзер керәшен татарлары тарихының җентекләп өйрәнүен белдерде.

Аның әйтүенчә, хәзер Татарстандагы уку йортларының берсендә республика керәшен татарлары тарихын өйрәтүче махсус бүлек булдыру мәсьәләсе карала.

Алабуга районында бер меңнән артык керәшен яши. Берничә керәшен авылы да бар. Шуларның иң зурысы Зур Шүрнәк авылы.
XS
SM
MD
LG