Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан университеты бетерелә


Русия президенты фәрманы белән Казан дәүләт университеты нигезендә яңасы - Идел буе федераль университеты корыла. Медведев бу турыдагы карарын 21 октябрьдә имзалады.

Русиянең һәр федераль бүлгесендә берәр генә төпле университет калдыру интригасы чәршәмбедә хәл ителде. Президент Медведев имзалаган фәрманда шундый федераль уку йортларының Идел буе, Төньяк-көнбатыш, Урал һәм Ерак Көнчыгыш бүлгеләрендә төзелүе каралган.

Мәскәү, Питер, Казан...

Моңа кадәр федераль уку үзәкләрен Мәскәү һәм Петербур университетлары нигезендә кору хакында карар чыккан иде. Көньяк бүлгедә андый университет Ростов-Дон шәһәрендә, ә Себердә исә Новосибирскидә гомумән былтыр ук оешты. Хәзер инде аларга яңалары өстәлә. Ерак Көнчыгышта алар ике булачак: берсе Якутскидә, икенчесе – Владивостокта. Федераль университетлар шулай ук Архангелски һәм Екатеринбурда да төзелә.

Шулай итеп “Казан дәүләт университеты” дигән төшенчә тарихта кала булып чыга. Шул ук фәрманда Казандагы яңа университетны Русия халыкларының аеруча кыйммәтле мәдәни мирасы исемлегенә кертү каралган, ә инде “Казан дәүләт университеты” дигәне аннан чыгарыла.

“Казан” һәм “Ленин” исеменнән котылу

Исем үзгәртү шыпырт кына икенче бер шактый четрекле мәсьәләне дә хәл итә: әлегә кадәр Казанның иң зур һәм абруйлы уку йорты Ульянов-Ленин исемен йөртә иде. Хәзер инде “Казан” сүзе “Идел буе” дигәнгә алмаштырылгач, совет чорыннан калган бу анахронизм да юкка чыга.

Медведев фәрманында Татарстан башкаласындагы яңа федераль университет инде берниниди дә аерым шәхес исеменә бәйләнмәгән.

Казан университеты хәзерге Русия җирләрендә “яше” ягыннан Мәскәү һәм Петербурдагысыннан соң өченче санала. Ул 1804 елда корылган иде. Патша заманында университет “императорлык” исемен йөртте.

Төрле өлкәдәге фәннәрне үстерүгә керткән өлеше, үзендә эшләгән галимнәре, ирешелгән фәнни казанышлары һәм ачышлары белән Казан университеты илдә генә түгел, бар дөньяга танылды. Аның нәкъ менә Казан исеме белән бәйле булуы Татарстан башкаласының да абруен ныгытып килде.

Русия хөкүмәте исә хәзер аны Идел буе дигән гади бер техник, мәгънәгә буш исем белән калдыра.

Яңа университет татар фәне бишеге булырмы?

Совет чорында Казан университеты дистә еллар буе татар милли интеллигенциясен тәрбияләгән төп үзәк булып торды. 1990нчы елларда аның бу эшчәнлеге тагын да ныгытылды: анда Татар филологиясе, тарихы һәм Көнчыгыш телләре факультеты ачылды, татар журналистларын әзерләү артты, татарның һуманитар фәннәрен өйрәнүгә күбрәк игътибар бирелә башлады.

Хакимияткә Путин килеп, аның чорында Русиядә урыс шовинизмы көчәя башлагач, Казан университетын яңадан федераль структураларга бәйләү тырышлыклары артты. Медведевнең соңгы карары шул омтылышларның таҗы булып тора.

Федераль университетлар акчаны Русия бюдҗетыннан алачак, аларның укыту програмнары да үзәктән билгеләнәчәк. Шулай итеп, идеологик яктан ул Русиядәге үзәкләштерелгән дәүләт сәясәтен алга сөрүче фәнни үзәк булачак.

Милли университетка дәрт тә, дәрмән дә юк

1990нчы еллардагы иреклек чорында кайбер татар зыялылары Милли университет оештыру омтылышын ясап карады, әмма ул чынга ашмады. Аерым проектларда моны шул ук Казан дәүләт университеты нигезендә кору да каралган иде.

Соңрак Татарстан хөкүмәте татарның Милли университеты идеясын Татар һуманитар-педагогик университеты шәкелендә гамәлгә куеп карады. Милләтче активистлар моны баштан ук кире какты, чыннан да, әлеге уку йорты тулы канлы милли мәгариф үзәгенә әйләнеп китә алмады.

Хәзер исә гомумән, һуманитар-педагогик университетны да, финанс-икътисад институтын да, төзелеш академиясен дә Идел буе федераль университетына кушу ихтималы тикшерелә. Бу эш шактый кызу барыр кебек - Русия президенты фәрманында яңа федераль университетларны оештыру эше 3 ай эчендә төгәлләнергә тиеш диелә.

Берьяктан, Татарстан җитәкчелеге өчен Медведев фәрманы зур уңыш булып тора - федераль университет статусын алу аны федераль бюдҗеттан финанслау мәсьәләсен хәл итә. Бар салымнарны да диярлек Мәскәүгә түләп барган чорда бу алар өчен уңай бер чишелеш.

Тик икенче яктан, рәсми Казанның яңа университетта татар кадрларын әзерләүгә тәэсир итә алу каналлары бик булмаячак.
XS
SM
MD
LG