Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә оппозиция тыелган митингка чыкмакчы


Мәскәүдәге оппозиция әгъзалары һәм хокук яклаучылар шәһәр хакимиятенең тыюына карамастан, 31 октябрьдә җыеннар үткәрү иреген яклап митингка чыгарга җыена.

Бу тудыда Интерфак хәбәр агентлыгына “Башка Русия” коалициясе җитәкчеләренең берсе Эдуард Лимонов белдерде.

Чәршәмбе көнне шәһәр хакимияте Җиңү мәйданында митинг үткәрүне тыеп башка урыннарны тәкъдим итте.

Митингны оештыручылар моңа риза түгел.

Оештыручыларның берсе, Мәскәү Һелсинки хокук яклау төркеме җитәкчесе Людмил Алексеева хакимият карары митинглар һәм йөрешләр үткәрү хокукын боза диде.

2 ай элек Җиңү мәйданында митинг үткәрергә тырышкан оппозиция әгъзаларын милиция куып тараткан иде.
XS
SM
MD
LG