Accessibility links

Русия машина хуҗалары протест белдерә


Мәскәүдә машина йөртүчеләр митингы барышында Русия машина хуҗалары федерациясенең Мәскәү бүлеге җитәкчесе Сергей Канаев тоткарланды.

Канаев Интерфакс агентлыгына милиция тоткарлау сәбәпләрен әйтми диде.

Шимбә көнне Русия машина хуҗалары федерациясе илнең берничә шәһәрендә бензин бәяләре артуга һәм читтән кертелгән машина салымнарының югары булуына протест чаралары үткәрде.

Владивостоктагы ризасызлык чарасына меңьярымлап кеше җыелды.

Новосибирский белән Красноярскийда да протест җыеннары үтте.

Русия хакимиятенең гамәлләренә ризасызлык белдереп президент Дмитрий Медведевка мөрәҗәгать итү өчен имзалар җыелды.
XS
SM
MD
LG