Accessibility links

Кайнар хәбәр

Караджич мәхкәмәгә килмәде


Босния сербларының элекке башлыгы Радован Караджич өстеннән Һаагта Халыкара мәхкәмәдә бүген башланырга тиешле тыңлаулар сишәмбегә кичектерелде. Радован Караджич мәхкәмәгә килмәде.

Мәхкәмә аңа яклаучыны бирү мәсьәләсен тикшерә. Караджич моңа кадәр үз-үзен якларга теләве турында белдергән булса да.
Үткән атнада ул, гаепләү кәгазьләрен тикшерергә вакыт җитмәү сәбәпле, тыңлауларга байкот белдерергә җыенуы турында әйткән иде.

Караджичны Босниядә 90нче еллар уртасында булган сугышта геноцид үткәрүдә, кешечелеккә каршы җинаятьләр кылуда гаеплиләр.
XS
SM
MD
LG