Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тату яшәргә, бердәм эшләргә


Ринат Закиров Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов белән очрашканнан соң, Башкортстан татар оешмалары ризасызлык белдерде. Ринат Закиров "Азатлык"ка үзенең сәфәре турында аңлатма бирде.

14 октябрьдә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закировны Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов кабул итте. Шуңа бәйле рәвештә Башкортстан татар оешмалары Ринат Закировның аларның мәнфәгатен якламаганы өчен ризасызлык белдерә.

Бу турыда язмалар “Азатлык” радиосының интернет сәхифәсендә чыкты һәм радио тапшыруларда яңгырады. Бу язма Ринат Закировның фикер-аңлатмаларына багышлана.

Рәсми чыганакларда әйтелгәнчә, Ринат Закировның Мортаза Рәхимов белән очрашуында сүз татар һәм башкорт халыклары арасындагы мәдәният, мәгариф, фән өлкәсендә элемтәләрне ныгыту һәм үстерү турында барган. Бер сәгать дәвам иткән бу сөйләшүдә Башкортстан татарларының чираттагы корылтаен үткәреп, “Яңа гасыр” телевидение тапшыруларын Башкортстанда ретрансляция турында да барган. Уфада булган очрашуга Татарстан җәмәгатьчелеге һәм Башкортстандагы татар оешмалары гадәттән тыш зур игътибар бирде.

Шул ук вакытта конкрет мәгълүматның аз булуы, фикерләрнең каршылыклы яңгыравы һаман да реаль вәзгыятьне аңларга мөмкинлек бирми. Бу очракта Татарстан һәм Башкортстан арасындагы мөнәсәбәтләрне камилләштерү, һуманитар мәсьәләләрдә хезмәттәшлекне киңәйтү ихтыяҗы ике республикада да арта бара. Укыту стандартларын Мәскәүдә генә билгеләү, милли телләрне саклауга сүлпән мөнәсәбәт күрсәтү федераль үзәкнең эш рәвеше булып китте. Бу очракта Башкортстан җитәкчесенең бөтендөнья татар конгрессы рәисен кабул итүе якын һәм ерак киләчәкне билгеләячәк.

1997 елда, Башкортстан татарларының беренче корылтае алдыннан, Мортаза Рәхимов БТК делегациясен кабул иткән иде. Ул очрашу һәм Башкортстан татарлары корылтае зур өметләр, җиң сызганып эшләү теләген тудырды. Шул ук вакытта Бөтендөнья башкорт корылтае җитәкчеләре белән Уфада һәм Казанда Татар конгрессы җитәкчеләре очрашкан иде. Билгесез сәбәпләр аркасында, менә шушы сөйләшүләр, очрашулар онытыла башлады.

2002 елда халык санын алу, 2003 елда Башкортстан президентын сайлау компанияләре Башкортстандагы татарлар тормышында киеренке вәзгыять тудырды. Милли оешмалар, мәгариф, мәдәният мәсьәләре белән генә түгел, ә рәсми хакимияткә оппозициядә тордылар.

2007 елның декабрендә дүртенче Бөтендөнья татар корылтаенда Башкортстан белән эшлекле мөнәсәбәтләрнең кирәклеге ассызыкланды. Шунда ук дуслыкка чакырган мөрәҗәгать кабул ителде. Бу документта Башкортстандагы татар мәнфәгатьләрен яклап көрәшүче милли лидерларының хакимият белән уртак тел таба алмавы тәнкыйтьләнде. Ни кызганыч, шушы хәлләрдән соң да Башкортстан татарлары конгрессының корылтае үткәрелмәде, аның яңа җитәкчелек сайлау озакка сузылды. 2008 елның декабрендә Башкарма комитетның еллык утырышында Ринат Закиров бу мәсьәләгә аерым тукталды.

“Башкортстан республикасындагы татарларның хәле турында узган корылтаенда да, башка чараларда да күп сөйләдек. Ләкин монда үзебезне дә, Башкортстандагы татар җәмгыятьләрен дә тәнкыйть итәрлек урын бар әле. Башкорт корылтае һәм Татар конгрессы арасында бу кыска дәвердә хезмәттәшлек җепләрен сузып, ныгыта башладык, хәтта мәгариф мәсьәләләре буенча уртак белдерүләр дә кабул иттек. Шул ук вакытта БТК Башкарма комитеты Башкортстан хакимиятләре белән дә сөйләшүләрне башлап җибәрде.

Без моны дөрес дип табабыз. Кем әйтмешли, иң начар солых – сугыштан яхшырак. Ләкин Башкортстандагы татар җәмәгатьчелеге белән аңлашып, бергәләшеп хәрәкәт итәбез дип әйтергә иртәрәк әле. Ә бит сүз Башкортстандагы миллионнан артык милләттәшләребезнең халәте турында бара. Быел Башкортстан хакимиятләре андагы татарларның корылтаен уздырырга вәгъдә иткәннәр иде. Кызганыч, әлегә бу чара узмады. Әлбәттә, корылтай уздырып, яңа җитәкчелек белән уртак тел табып эшләсәләр, Башкортстан җитәкчеләре дә күп санлы милләттәшләребездә өмет уятырлар, ике тугандаш халыкның аңлашып яшәвенә нигез салырлар иде”, диде Ринат Закиров.

Дүртенче корылтайда башкарма комитетка Башкортстанның рәсми җитәкчелеге тәкъдим ителгән намзәт – Башкорт педагогия институты ректоры Әсәдуллин сайланды. Инде тагын бер ел үтте, ике республика арасында галимнәр, артистлар, язучылар, укырга керергә теләгән егет һәм кызлар һәрвакыт йөреп торды. Аллага шөкер, ике республика халыклары бер-берсенә хөрмәт белән карыйлар, Башкорт театрының Казандагы гастрольләре, Башкортстан артистларының концертлары Татарстанда зур уңыш белән узды. Ә Татарстан сәнгатькәрләрен Башкортстанда колач җәеп каршылыйлар.

Мәгариф белгечләре 309-нчы канунны тикшергәндә кулга-кул тотынышып, туган тел өчен көрәш алып бардылар. Бары тик милли оешмалар һәм милли мәнфәгатьнең куелышы мәсьәләсендә җәмәгать эшлеклеләренең борчагы пешмәде. Бернинди дә талаш булмаса да, бергәләшеп утырышлар, бәйрәмнәр үткәрү күзәтелмәде. БСТ каналын Татарстанда кабель телевидение аша карасалар, “Яңа гасыр” тапшырулары Башкортстанда бары тик спутник тәлинкә аша гына карап була. Менә шуңа күрә Башкортстан президенты белән татарлар турында сөйләшү чыннан да, тарихи вакыйга.

Ринат Закиров үзенең сәфәре турында аңлатма биреп китте. “Соңгы елларда Башкортстандагы милләттәшләребез белән аралашу киеренке бара. Димәк, нәрсәнедер дөрес эшләмибез, дөрес алып бармыйбыз. Шуның өчен 2007 елда узган корылтайда без бу мәсьәләне бик җентекләп уйлап, бу юнәлештә ниндидер үзгәрешләр булырга тиеш дигән фикергә килгән идек. Без Башкортстанга бармыйча торып, андагы татарларның мәнфәгатен кайгырта алмыйбыз. Башкортстандагы милли оешмалар Татарстан белән бәйләнештә тормаса, халыкка рухи байлыгыбызны җиткерүдә эшли алмаячак ”, диде ул.

Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстанга бару кирәклеге фикере һәм конкрет гамәлләр планын төзү бүген мөһим эш булып тора. Ике республика арасында шәхси һәм эшлекле контактлар тукталып тормаса да, татар конгрессының һәм Башкорстандагы татар оешмаларының уртак эшләре сүлпән дәрәҗәдә кала. Татар конгрессы Башкарма комитетының 2009 елгы эш планында 92 чара булып, шуның бары тик берсе генә Башкортстан белән бәйле. Ул да булса Фатих Кәримнең 100 еллыгын үткәрүдә катнашу.

Патриот шагыйрь Фатих Кәрим юбилеен үткәрү турында Башкортстан премьер-министры Раил Сарбаев 2008 елның декабрендә үк карар чыгарган иде. Шагыйрьнең туган авылында Фатих Кәрим исемендәге урта мәктәп төзекләндерелде. Уфадагы “Нур” театры шагыйрьгә багышлап “Ясмин гөле” спектаклен сәхнәгә куйды. Хәзер менә шундый конкрет чараларның планын төзеп, милли оешмалар һәм дәүләт хакимияте белән берлектә нәтиҗәле эшләр башкарырга шартлар туды. Хәзер Бөтендөнья татар конгрессының үзен хасил итүче җирле оешмалар һәм милли җәмәгатьчелек белән аңлашуына ирешү вакыты җитте. Конгрессның Башкортстанга йөз белән борылуы турында мәгълүматларны башкарма комитет җитәкчеләреннән алып торачакбыз.
XS
SM
MD
LG