Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ирек мәйданы: Русия мәхкәмәсе әле сүзен әйтмәде


Ирек мәйданында пикетлар үткәрүне тыйган Татарстан хөкүмәте карары Русия югары мәхкәмәсендә каралды. Хөкемдарлар эшне ике атнага кичектерде.

Бүген Русия Югары мәхкәмәсе журналист, Татарстан президентының элекке сүзчесе Ирек Мортазинның касация шикаятен карады. Ул Татарстан хөкүмәтенең мәхкәмәләрдән 250 метр тирәлектә җәмәгать чараларын уздыруга керткән тыюын гамәлдән чыгарырга сораган иде.

Ирек Мортазинның әйтүенә караганда, утырышта хөкемдарлар шикаять итүчене тыңлаганнан соң, киңәшләшергә кереп киткән. Аннан соң алар бу шикаять нигезендәге эшкә ике атнадан соң гына кайтырга дигән карарга килгән.

Киләсе утырышта Татарстан хөкүмәте 250 метрлык зоналарны нәрсәгә нигезләнеп сызганын аңлатырга тиеш булачак, дип хәбәр итте утырышта катнашкан Ирек Мортазин.

250 метрлык тирәлеккә Ирек мәйданы да керә. 90нче елларда мөстәкыйльлек өчен көрәштә шаулаган мәйданда пикетлар, каршылык чараларын үткәрттермәүне хокук яклаучылар иреклекләрне кысу дип кабул итте.

Татарстан хөкүмәтенең бу тыюы инде ике тапкыр Татарстан Югары мәхкәмәсендә каралды. Андагы хөкемдарлар бу документны көчендә калдырган иде.
XS
SM
MD
LG