Accessibility links

Кайнар хәбәр

Azatliq.org урынына Азатлык.org?


ICANN оешмасы адреслар системына кирил, гәрәп һәм кытай хәрефләрен кертергә җыена. Бу мәсьәлә җомга көнне Сеулда оешманың шура утырышында тавышка куелачак.

Дөньядагы 1.6 миллиард чамасы интернет кулланучының яртысыннан күбрәге үз телләрендә язганда латин хәрефләренә нигезләнмәгән имлалар куллана. Ләкин интернетка кергәндә алар латинга күчәргә мәҗбүр.

Мәгълүм ки, интернет Кушма Штатларда барлыкка килгән, адреслар системы латин хәрефләренә нигезләнгән. Моңарчы сәхифә адресларын әйткәндә, ахырда “латин хәрефләре белән” дип өстәп кую гадәте бар иде. Киләчәктә моның кирәге калмаска мөмкин.

Интернетта адреслар системын тәртипкә салучы ICANN оешмасы Русиядән алып Әфганстанга, Гыйрактан алып Кытайга кәдәр яшәгән халыкларның хәленә кермәкче. Адресларда кирил, гарәп һәм кытай хәрефләрен куллану күздә тотыла.

Бу очракта кирил хәрефләрен кулланучы урыслар, беларуслар, украиннар гына түгел, ә шул ук имланы кулланган Үзәк Азия халыклары һәм татар-башкортлар да интернет адресларын үз телләрендә яза алачак, дигән сүз.

– Хәзер без кулланылган хәрефләр күләмен арттырырга телибез, – ди ICANN оешмасының доменнар исемнәре бүлеге башлыгы Тина Дам. - Максатыбыз мөмкин кадәр күбрәк хәреф өстәү. Сүз дистәләгән мең хәреф турында бара. Әлбәттә, бу авырлыклар тудырачак, чөнки кайбер хәрефләр бер-берсенә бик тә охшаш.

Ипләп кирәк, акрын кирәк

ICANN белгечләре бу эшне “техник яктан үтә дә катлаулы” дип саный һәм аны өлешләп башкармакчы.

Башта яңа хәрефләр беренче дәрәҗә исемнәргә өстәләчәк. Алга таба аларны .com, .org кебек югары дәрәҗә исемнәргә дә җәелдерү күздә тотыла. Бу өлкәдә сынау эшләре инде ике ел бара. Югары дәрәҗә домен исемнәре 11 телдә сынала.

Беренче үзгәрешләр инде киләсе айда ук башланыр дип көтелә, ләкин яңа систем тулысынча гамәлгә киләсе елда гына кереп бетәчәк.

ICANN (Internet Corporation for Assigned Names and Numbers) – интернетта "тәртип урнаштыручы", исемнәр теркәүче, АКШта урнашкан, табыш казанмаган оешма.
– Без ашыгып буталчык тудырырга теләмибез, акрынрак булса-булыр, дөрес эшләргә телибез , – диде ICANN сүзчесе Брэд Уайт. – Иң мөһиме интернет адреслары системында иминлек һәм тотрыклылык тәемин итү.

Җомга көнне Сеулда ICANN оешмасының шура утырышында шушы мәсьәлә тавышка куелачак. Оешма рәсмиләре бу үзгәрешләр кабул ителер һәм дөньядагы миллионлаган кулланучыга кулайлыклар алып килер дип өметләнә.

Латинга күнеккән Көнбатыш кулланучылары бу кирил-гарәп-кытай хәрефле диңгездә үзенә кирәкле мәгълүматны эзләп таба алырмы, дигән сорауга ICANN рәсмиләре, бар өмет эзләү машиналарына, ди. Уайт сүзләренчә, бу мәсьәлә әлегә хәл ителмәгән, Google, Yahoo һәм башка алдынгы эзләү технологияләре хәзер җиң сызганып эшкә керешергә тиеш.
XS
SM
MD
LG